Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестиваленең зона этабы узды

Фестивальдә төрле яшьтәге кешеләр катнашты

Бу көннәрдә «Татнефть-Олимп» стадионында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең зона этабы узды.

Ярышларда Татарстанның төрле почмакларыннан: Чистай, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә һәм Әлки районнарыннан килгән кешеләр катнашты.

Ярышларга төрле яшьтәгеләр: яшь катнашучылардан алып өлкән буын кешеләренә кадәр килгәннәр. Һәр районнан командалар составында – муниципаль этапларда җиңүчеләр.

– Хөрмәтле кунаклар, сезне шәһәребездә үткәрелә торган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестиваленең зона этабында сәламлим. Чараны үткәрү өчен һава шартлары да уңай. Сезгә көр күңел һәм энергия телим, һәрберегезгә уңыш юлдаш булсын! – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар аяк-кулларын бераз язылдырып алдылар. Һәр команда мускулларны җылытты һәм сынаулар башлануга әзерләнде.

Ярышлар берничә мәйданчыкта узды. Катнашучылар кыска һәм озын аралыкка йөгерүдә, утырган килеш 10 метрга пневматик коралдан атуда, спорт снаряды ыргытуда, җирдән кулларда күтәрелүдә (кызлар), турникта күтәрелүдә (малайлар), озынлыкка сикерүдә, гимнастик эскәмиядән иелүдә ярыштылар.

– Һичшиксез, Бөтенроссия хезмәткә һәм оборонага әзер комплексы характерны чыныктыра, сәламәтлекне һәм рухны ныгыта. Мондый ярышлар тырышлык, максатчанлык булдырырга ярдәм итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге ярышларга үз районнарында җиңүче булган иң көчлеләр килделәр. Бүген иң яхшы нәтиҗә күрсәткән команда республика этабына барачак, – дип сөйләде Чистай районы буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау үзәге җитәкчесе, ярышларның баш хөкемдары Виктория Воронина.

Чистай командасы вәкилләре арасында Әлфис Шәйхетдинов һәм Никита Милагин да бар. Бүген алар шулай ук шәһәребез данын яклыйлар.

– Апам мондый ярышларда күптән катнаша инде. Мин дә, спорт сөюче буларак, аннан үрнәк алырга һәм шулай ук катнашырга булдым, – дип уртаклашты Әлфис Шәйхетдинов. – Чарадан бик күп тәэсирләр алдым.

– Минем мондый чараларда: кышкыларында һәм җәйгеләрендә күп тапкырлар катнашканым бар. Хәзерге вакытта Чистай данын яклыйм. Минем кәефем шәп, мин һәрвакыт җиңүгә әзер, – дип билгеләп үтте Никита Милагин.

Күрше районнан килгән кунак та үз тәэсирләре белән уртаклашты.

– Минем өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале – Россиянең барлык районнары һәм шәһәрләре, бу очракта Татарстан Республикасының мәдәни-спорт чарасы. Безне Алексеевск районының иң яхшы спортчылары буларак сайлап алдылар. Без җиңәргә һәм башкаларга яхшы үрнәк күрсәтергә килдек. Без спорт белән шөгыльләнүнең гаять мөһим икәнен күрсәтергә телибез. Спорт – ул хәрәкәт һәм көч. Мин «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестиваленең бу этабына эләгүемә бик шатмын. Миңа монда бик ошый, – диде Алексеевск районы вәкиле Денис Терентьев.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әлки районы командасы яулады, икенче урында – Спас районы вәкилләре. Чистайлылар лидерлар өчлеген яптылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев