Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда волонтерлар яшүсмерләргә никотинның зыяны турында сөйләделәр

Чистай урамнарында «Тәмәке төтененнән башка көн» мәгълүмати акциясе узды

Чистай урамнарында Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган «Тәмәке төтененнән башка көн» мәгълүмати акциясе узды. Чараның төп максаты – тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Безнең шәһәрдә акциядә очраклы үтеп баручылар, яшьләр һәм яшүсмерләр – нәкъ менә зарарлы гадәтләр йогынтысына еш эләгә торган халык категориясе катнашты.

 

Аны «Выбор» яшьләр (яшүсмерләр) клубы оештырды. Тәмәкенең зыяны һәм никотинның кеше организмына йогынтысы турында кисәтүче мәгълүмати битләрне һәм флайерларны алдан ук бастырып, активистлар урамнарга чыктылар. Волонтерлар шәһәр халкына профилактик материаллар тараттылар һәм бер үк вакытта алар белән кыскача әңгәмәләр уздырдылар.

 «Выбор» клубы вәкилләре яшьләрне үз сәламәтлекләрен кайгыртырга һәм сакларга кирәклегенә ышандырды.

 

«Без куркытмыйбыз, ә аңлатабыз. Безнең бурыч – балаларга сәламәтлекне сатып алып яки кире кайтарып булмый дигән гади фикерне җиткерү, аны балачактан саклап калу җиңелрәк», – диделәр акцияне оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев