Чистайда ветераннар Бөек Җиңү көне белән котлаулар кабул итәләр
Район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тыл ветераннарында кунакта булды
Бөек Җиңү көне алдыннан Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тыл ветераннарында кунакта булды һәм аларны бәйрәм белән котлады. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эдуард Рөстәм улы ветераннарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Наҗия Нигъмәтулла кызы Шәмсетдинова һәм Әнвәр Минап улы Әхмәтов бу көнне рәхмәт сүзләре һәм котлаулар кабул иттеләр.
Очрашу дулкынландыргыч, җылы шартларда үтте. Ветераннар хәрби еллардагы хезмәтләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Эдуард Хәсәнов аларга Бөек Җиңүгә керткән бәһасез өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Һәр ветеранны һәм тыл хезмәтчәнен шәхсән тәбрик итү безнең өчен намус эше, – дип ассызыклады Эдуард Хәсәнов. – Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Иң авыр елларда да сез илебез киләчәге өчен көчегезне кызганмадыгыз. Безнең бурыч – сезгә бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү. Сезгә ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге телим, әле озак еллар безнең сафларда калыгыз һәм безне тормыш яратуыгыз белән сөендереп яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев