Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда «Ветеран йорты янында парад» акциясе узды

«Кирпичный» микрорайонында «Ветеран йорты янында парад» дип исемләнгән Бөтенроссия патриотик акция узды. Әлеге чара төрле буын һәм оешма вәкилләрен берләштерде һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән оештырылды

Әлеге тантаналы вакыйганың үзәгендә ике ветеран – Борис Иванович Захаров һәм Клавдия Ивановна Володина булды. Укучылар отряды тантаналы марш белән алар йортына таба атлады.

Акцияне оештыручылар 6нчы номерлы мәктәп укучылары һәм педагоглары. Алар бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Отряд командиры ветераннарга рапорт бирде, шуннан соң укучылар кечкенә генә, әмма бик җылы бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Программада кашыклар белән башкарылган музыкаль номерлар яңгырады, укучылар бик бирелеп, ихлас күңелдән сугыш турында шигырьләр сөйләделәр.

 

Чарада шулай ук «Кирпичный» территориаль җәмәгать советы рәисе, Чистай районы ветераннар советы, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге, Татарстан Республикасы биоресурслар буенча Дәүләт комитетының Чистай районы буенча хезмәткәрләре, шулай ук кадет мәктәбе укучылары катнашты. Чара азагында Кристина Кучаева һәм ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитетының Чистай районы буенча районара бүлеге начальнигы Михаил Вахламов ветераннарны тәбрик иттеләр, аларга батырлыклары өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев