Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда узган киңәшмәдә «Татнефть Олимп» спорт мәктәбе эше, урып-җыюга әзерлек һәм оператив вәзгыять турында фикер алыштылар

«Татнефть Олимп» спорт мәктәбе эшчәнлеге, аграр тармактагы эшләрнең торышы һәм оператив вәзгыять муниципалитетта узган атналык аппарат киңәшмәсенең төп темалары булды. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

«Татнефть Олимп» спорт мәктәбендә 437 бала шөгыльләнә

«Татнефть Олимп» спорт мәктәбе эше турындагы мәгълүматны учреждение директоры Рөстәм Хамматов җиткерде.

 

 

2000 елда ачылган учреждение бүген дүрт бүлекне: бокс, гер күтәрү, чаңгы ярышлары һәм футболны үстерә. Биредә 10 тренер-укытучы җитәкчелегендә 437 яшь спортчы шөгыльләнә.

«Татнефть Олимп» та тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими катнашып, призлы урыннар алалар. Спорт мәктәбенә иң күп югары нәтиҗәләрне гер спорты китерә. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, Чистай герчеләре республикада иң көчлеләрнең берсе. Футболчылар да республикада югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Доклад ясаучы иганәчеләргә һәм җирле предприятиеләр җитәкчеләренә учреждениегә даими ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Үзенең докладында ул шулай ук матди-техник базаны модернизацияләү, грант проектларында катнашу һәм коллективның иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләде.

 

Техниканы урып-җыюга әзерлиләр

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында сөйләде.

 

 

 

Узган атнада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 440 тонна сөт җитештергән, шуның 418 тоннасы сатылган.

Узган атнада һава торышының уңай булуы терлек азыгы әзерләү белән актив шөгыльләнергә мөмкинлек биргән. Бүгенге көнгә 9 500 тонна сенаж (планнан 18%) әзерләнгән, бер атнада гына да үсеш 7 500 тонна тәшкил иткән. 1 705 тонна печән әзерләнгән – бу кирәкле күләмнең өчтән бере (33%). Бер шартлы терлеккә 6 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән.

 

Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүлекләрне чүп үләннәрдән, авырулардан һәм корткычлардан саклыйлар, шулай ук яфрак аша тукландыралар һәм пар җирләрне эшкәртәләр. Техниканы уракка әзерләүгә аерым игътибар бирелә: ашлык җыю комбайннарының әзерлеге 92% тәшкил итә. Калган 9 машинаны 1 июльгә кадәр ремонтлау планлаштырыла.

 

Дүрт машина йөртүче исерек килеш тоткарланган

Узган атнадагы оператив хәлгә анализны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов җиткерде.

 

5 җинаять теркәлгән. Сводкада: мошенниклык, банк картасыннан урлау, талау һәм башкалар.

Юлларда 16 авария килеп чыккан, аларда ике кеше, шул исәптән бер балигъ булмаган бала зыян күргән. 169 кеше административ җаваплылыкка тартылган (шуларның 149ы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен). ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүчене тоткарлаган.

 

Киңәшмә азагында Эдуард Хәсәнов мошенниклык куркынычы турында кисәтте һәм предприятие җитәкчеләренә хезмәткәрләр интернет-аферистларның хәйләләренә эләкмәсен өчен, алар белән даими рәвештә аңлату эшләре алып барырга киңәш итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев