Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда узган киңәшмәдә мошенниклыкны кисәтү, массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге һәм язгы кыр эшләренең башлануы турында сөйләштеләр

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — мошенниклыкны кисәтү, «Чистай-информ» редакциясе эшчәнлеге, авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Киңәшмәнең төп темасы мошенниклыкка каршы көрәш булды. Дмитрий Иванов районда яшәүчеләрне уяу булырга өндәде, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә коллективларда аңлату әңгәмәләре үткәрергә кушты. Шәһәр прокуроры Тимур Дияров киң таралган алдау схемалары турында сөйләде һәм гражданнарны җинаятьчеләр корбаны булмас өчен сак булырга чакырды.

Эшчәнлекнең мөһим юнәлеше — махсус хәрби операция темасын яктырту

«Чистай-информ» редакциясенең 2024 елдагы эшчәнлеге турында баш мөхәррир — җитәкче Наталья Данилова хәбәр итте.


«Чистай-информ» — мультимедиа редакциясе, ул шул ук исемдәге сайтны һәм «Чистопольские известия», «Чистай хәбәрләре» газеталарын берләштерә. 2024 елда «Чистопольские известия», «Чистай хәбәрләре» газеталарының 51 саны дөнья күрде. «Чистай-информ» сайты һәм редакциянең социаль челтәрләре муниципаль районда Татарстанның ике дәүләт телендә: рус һәм татар телләрендә укучыларга мәгълүмат бирә.
Бу чорда редакция эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе — махсус хәрби операция темасын яктырту. Махсус хәрби операция башланганнан бирле газеталарда һәм редакциянең электрон ресурсларында фронттагы вакыйгаларга, сугышчыларыбызга һәм аларга ярдәм итүчеләргә багышланган йөзләгән материал басылып чыкты.
Наталья Николаевна шулай ук 2025 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлануы турында хәбәр итте. Ул 1 апрельдән башланачак, ә 2 апрельдән 12сенә кадәр язылу ункөнлеге узачак. Бу көннәрдә «Чистопольские известия», «Чистай хәбәрләре» газеталарына түбәнрәк бәядән язылырга мөмкин булачак.

Язгы кыр эшләренә старт бирелде
Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Районда язгы кыр эшләре сезоны башланды. «Чистай» агрофирмасы һәм кайбер фермер хуҗалыклары аны көзге культураларны тукландырудан башладылар. Бу эш 350 гектар мәйданда башкарылган. Барлыгы 18 мең гектарда уҗым культураларын һәм 7 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырасы бар.


Параллель рәвештә авыл хуҗалыгы техникасының сезонга әзерлеге һәм хезмәтне саклау нормалары үтәлеше тикшерелә.
Районда узган атнада сөт җитештерү 372 тонна тәшкил иткән, бу аннан алдагы атнага караганда 2 тоннага күбрәк. 352 тонна сөт сатылган, сөтнең уртача бәясе бер килограмм өчен 45 сум 40 тиен тәшкил итә.
Моннан тыш, районда мөгезле эре терлекләрне үрчетү буенча актив эш алып барыла: бер атнада эчендә 45 бозау туган.

2 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган
Узган атнадагы криминоген хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 14 хәбәр теркәлгән, шул исәптән мошенниклык, 3 урлашу, юл хәрәкәте иминлегенә каршы җинаятьләр, хакимият вәкилен мыскыл итү, балигъ булмаганны җәзалау, наркотик матдәләрне законсыз саклау очраклары.


16 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. 180 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 157се — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Исерек килеш машина йөрткән 2 машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев