Чистайда узган давыл йорт түбәсен алып ташлаган, 14 агачны аударган
...
12 июль кичендә Чистайда Лесозаводская урамындагы күпфатирлы йортның көндез давыл алып ташлаган түбәсен торгызганнар. Зыян күрүчеләр юк.
Көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә шәһәрдә һәм районда 14 агач ауган, ике автомобиль зыян күргән. Урамнар ауган агачлардан чистартылган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, явым-төшемнең максималь күләме Чистайда теркәлгән – 18 мм. Түбән Камада яңгыр аркасында юлларны вакытлыча су баскан булган.
Шул ук вакытта Татарстан Гидрометеорология үзәге бүген республикага көчле яңгырлар, яшен, боз һәм яңгыр вакытында җилнең секундына 17-22 метрга кадәр көчәюе көтелә дип хәбәр итә.
Чыганак: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев