Чистайда узган атналык киңәшмәдә ТИҮ эше, авыл хуҗалыгы, иминлек турында сөйләштеләр
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов предприятие, оешма, хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре белән гадәткә кергән атналык киңәшмә үткәрде.
Ул тантаналы рәвештә башланды. Дмитрий Алексеевич Балалар һәм яшьләр иҗат йорты директоры Ирина Грачеваны һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Алексей Ефимовны туган көннәре белән котлады.
Киңәшмәнең төп өлёше өч мәсьәләгә: «Мебель фабрикасы» 6нчы номерлы ТИҮ эшенә, аграр тармактагы эшләрнең барышына һәм оператив вәзгыятькә багышланды.
Микрорайондагы барлык үзгәрешләр халык инициативасы буенча гамәлгә ашырыла «Мебель фабрикасы» 6нчы территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Чулпан Сөләйманова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, ТИҮ 2012 елда оешкан. Беренче көннәрдән үк бу эш җитәкчелекнең, ТИҮ советы әгъзаларының, күпфатирлы йортлардагы җаваплы кешеләрнең һәм халыкның тыгыз хезмәттәшлегенә нигезләнә. Микрорайонда бара торган барлык үзгәрешләр гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән һәм алар инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Яшәүчеләрнең яшь буында патриотизм тәрбияләүгә һәм төзекләндерүгә юнәлтелгән барлык тәкъдимнәре йорт өчен җаваплылар, җәмәгатьчелек, ТИҮ советы һәм шәһәр хакимияте вәкилләре арасында тикшерелә.

Шулай, микрорайон территориясендә халык инициативасы, эшмәкәрләр һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән берничә грант проекты гамәлгә ашырылган. Шуларның соңгысы — тамашачылар өчен эскәмияләр куелган сәхнә мәйданчыгы төзү, анда яздан алып көзгә кадәр төрле чаралар уза. Артистлар чакырып үткәрелгән концертлар, билгеле бер даталарга багышланган төрле чаралар, шул исәптән хәйрия акцияләре чистайлыларда кызыксыну уята.
Чулпан Габдрахман кызы ассызыклаганча, ТИҮ советы рәисе һәм җылылык челтәре предприятиесе җитәкчесе Марат Харисов ярдәме белән ел дәвамында микрорайонны төзекләндерү һәм чүп-чардан чистарту эшләре алып барыла. Доклад ясаучы барлык предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр, микрорайон депутатлары һәм шәһәр җитәкчелеге вәкилләренең ТИҮ белән актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте.
Махсус хәрби операция башлануның беренче елында микрорайонда яшәүчеләр фронт өчен маскировкалау челтәрләрен үрү пункты булдыру инициативасын хупладылар. Шулай, 6нчы ТИҮ базасында «Чистай — фронтка» волонтерлар хәрәкәте барлыкка килде, ул төрле яшьтәге битараф булмаган, сугышчыларга мөмкин булган барлык ысуллар белән ярдәм итәргә әзер булган кешеләрне берләштерде. Хәзерге вакытта берләшмә волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен 42 төрле эшләнмә җитештерә. Аның составына 20 меңләп кеше керә: бу микрорайонда яшәүчеләр генә түгел, ә башка чистайлылар һәм авыл кешеләре.
Докладны тыңлап, Дмитрий Иванов «Чистай — фронтка» хәрәкәте башкарган эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте.
— Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватан сагында торучы сугышчыларыбызга ярдәм итүчеләргә тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Бу игелекле һәм кирәкле эш, ул җиңүне якынайтырга ярдәм итә. Барлык чистайлыларга читтә калмауларын үтенеп мөрәҗәгать итәм, без ир-егетләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиешбез, — диде район башлыгы.
Хуҗалыкларда киләсе ел кыр эшләренә әзерлек бара
Агросәнәгать секторы предприятиеләренең эше турында мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский җиткерде.

Хуҗалыкларда киләсе ел кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Бүгенге көнгә запас частьләр ихтыяҗның нибары 33 процентына гына сатып алынган, тракторларның техник әзерлеге — 56 процент, чәчү комплексларының — 36 процент, культиваторларның 58 процент тәшкил итә. Быелгы һава торышы тагылма техниканы ремонтларга мөмкинлек бирә.
Аграрийлар минераль ашламалар туплау буенча актив эш алып баралар, бу культуралардан мул уңыш алуга йогынты ясый. Орлыкларга килгәндә, бүгенге көндә районда орлыклар белән тәэмин ителеш 109 процент тәшкил итә.
Шулай ук Александр Александрович хәбәр иткәнчә, узган атнада 407 тонна сөт савылган, шуның 385 тоннасы сатылган.
Юл-транспорт вакыйгасында ике кеше зыян күргән
Узган атна йомгаклары буенча оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары — полиция начальнигы Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында 4 хәбәр теркәлгән. Оператив сводкада: наркотикларны законсыз саклау, торакның кагылгысызлыгын бозу һәм көчләргә омтылу, бер мошенниклык очрагы.

Шәһәр һәм район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше зыян күргән. Законсыз теркәлү очракларын ачыклау максатында 8 чит ил гражданы тикшерелгән, 1 беркетмә төзелгән.
Узган атнада барлыгы 130 хокук бозучыны административ җаваплылыкка тартканнар, аларның күпчелеге — 101 кеше — Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча. Транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен 4 машина йөртүче тоткарланган.
Киңәшмәгә Дмитрий Иванов йомгак ясады. Ул катнашучыларның игътибарын каралган мәсьәләләр буенча төп моментларга юнәлтте һәм бу атнага планнарны билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев