Чистайда үткән шигърият фестивалендә Яр Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланыннан килгән әдәби берләшмәләр катнашты
«Чистай» мәдәният үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе тарафыннан әзерләнгән шәһәребезнең 245, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган кичә «Чистай» мәдәният үзәгендә узды
Тарихка бер караш
Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсенең башлангычы безнең редакциябезгә барып тоташа. Аның оешу тарихы белән шәхсән үзем дә таныш.Ул вакытта җиденче сыйныфта гына укый идем әле. Тәүге шигырем «Ялкын» да басылгач, үзебезнең район газетасына да юллый башладым. Шигырьләр басыла башлагач, илһам дигәнең тагын да арта төште бугай... Беркөнне мине очрашуга да чакырдылар... Бала күңеле өчен күп кирәкме?! Анда барыр алдыннан дулкынлану-сөенүләр... Иҗат белән шөгыльләнүчеләрне җыеп әдәби берләшмә оештырасылар икән. Мин анда барганда күрше кызы Миләүшәне дә иярттем. Балалар гына булсак та, авылдан хәтле килеп, редакцияне табып бардык.
Ул чакта әдәби берләшмә оештыруга Казаннан танылган шагыйрь Госман Садә килүе барыбызны да илһамландырып җибәрде. Берләшмә нәкъ менә шул тәүге очрашуда «Энҗеләр» дигән күркәм исемгә ия булды да инде. Очрашуда апа-абыйлар, яшьләр дә бар иде. Олы апа-абыйларның безне тиң күреп сөйләшүләре, киңәшләре канатлар куйды. Шатлана- шатлана, күңелләребезгә бар дөньяның матурлыгын җыеп кайттык очрашудан. Ул вакытта редакциядә мөхәррир урынбасары булган Шәйхенур абый Хафиз берләшмәнең җитәкчесе итеп сайланды. Озак еллар татар газетасын җитәкләгән Шәйхенур абый киң күңелле, ачык йөзле, бала җанлы кеше иде.
Әнә шулай чишмә башы редакциябездә булган «Энҗеләр» бүген үз вазифасына тугры калып, иҗатчыларны канаты астына җыя. Бүгенгә кадәр шактый юл үтәргә, берара эшчәнлеген туктатып торырга да туры килде аңа. Җитәкчеләр буыны да алышынырга өлгерде. Шәйхенур абыйдан соң Хәйдәр ага Гатин, аннары Фоат ага Хәсәнов берләшмәне җитәкләделәр. Һәрберсе аның тарихында якты, матур эз калдырды. Гыйбрәтле әсәрләре, шигырьләре белән укучыларыбызны сөендереп иҗат иттеләр. Хәзерге дәвамчылары – Розалия ханым Шәйхетдинова иҗади идеяләре белән берләшмә әгъзаларын дәртләндереп, илһамландырып тора. Берләшмә бүген дә матур хыяллар белән яши. Җирле авторлар биредә аралашалар, яңа әсәрләре белән таныштыралар, шулай ук бер-берсенең әсәрләренә карата уй-фикерләре белән уртаклашалар, киңәш-тәкъдимнәрен бирәләр.
Бер очрашу – бер гомер
«Энҗеләр» үз эчләренә генә бикләнеп ятмыйлар. Алар аралашырга яраталар, күрше-тирә районнарга барып үз иҗатлары белән таныштырып кайталар. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, ямьле май аенда алар үзләре дә кунаклар җыйды. «Энҗеләр»нең әлеге башлангычын Наҗия Заһретдинова җитәкләгән «Чистай» мәдәният үзәге, шулай ук Фәрит Галимов җитәкчелендәге Бөтендөнья татар когрессы күтәреп алды. Әнә шулай милләтпәрвәр якташларыбызның уртак тырышлыгы Республика шигърият фестиваленә әверелде.
Фестивальдә катнашучыларга муниципаль район Советы аппарты җитәкчесе Равил Мәзгүтов котлау сүзләрен җиткерде, иҗади уңышлар теләде. Бәйрәмгә килгән район һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов та изге теләкләрен юллады.
– Чистаебыз безнең көчле, иҗади шәхесләргә, шагыйрьләргә бай төбәк. Шигырьләр кешенең рухи чыганагы, күп кеше күңелендәге хисләрне шигырь юлларына сала. Изге китабыбыз Коръәннең дә шигырь формасында язылуы мәгълүм. Ни сөенеч, Чистаебызда иҗади чаралар, күркәм мәҗлесләр еш үткәрелеп тора. Без, дин вәкилләре дә, гыйбадәтләр белән генә чикләнеп калмыйча, шундый чараларда еш катнашабыз, без һәрвакыт халык арасында. Бердәмлектә көч диләр бит, динебезгә, милләтебезгә хезмәттә бергә булыйк! Сүз уңаеннан әлеге Мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Мансуровнага рәхмәт әйтәсем килә. Ул милләтебез үсешенә өлеш кертүче шундый чараларны зурлап, матур итеп үткәрә белә. Бүгенге чара да шуның ачык мисалы.
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов та чистайлыларның рухи дөньясының бай булуы турында дәлилле сүзләрен җиткерде.
–Бирегә үзебезнең татарлыгыбызга өлеш кертәбез дип йөргән кешеләр җыелган. Иҗат кешеләре алар бераз үзенчәлекле, гадәти түгел... Менә биредә тирә-күрше районнардан да иҗатташ дусларыбыз, шулай ук әдәби марафончыларыбыз килгән. Алар барысы да телебезне, милләтне саклау өчен тырышалар. Телне, милләтне саклау үзебезнең кулда.
«Энҗеләр әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Розалия ханым Шәйхетдинова иҗатташ дусларына кайнар сәламнәрен юллады.
–Без төрле районнардагы әдәби берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә. Күптән түгел Яр Чаллыда, Сабада булып кайттык. Бүген менә үзебездә иҗатташ дусларыбызны күрүгә без бик шат. Киләчәктә дә бергә булыйк, бергә ялкынланып, янәшәдәгеләргә рухи азык өләшеп яшик.
Кунакларның урыны түрдә диләрме әле?! Әлеге фестивальгә килгән әдәби берләшмәләр әгъзалары бәйрәмнең кадерле кунаклары булдылар.
Сый-нигъмәтле табын артында алар белән танышу иң күңелле мизгелләр булгандыр. Яр Чаллыдан килгән «Ләйсән» (җитәкчеләре Роза Хәмидуллина), Түбән Каманың «Кама таңнары» (җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллина), Кама Аланының «Чишмә» (җитәкчеләре Илдус Хәйруллин) әдәби берләшмәләре чистайлыларга үзләрнең тирән эчтәлекле чыгышларын, матур шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Булганнан бар да була дигәндәй, алар шигырь язучылар гына түгел, менә дигән җырчылар, гармунчылар да икән әле. Аларның сәхнә тоткан иҗатчылар икәне, Чистаебызга бик дәртләнеп, сөенеп килүләре әллә каян сизелеп торды! Чыгышларында моны үзләре дә кат-кат әйттеләр. «Чистайлыларга гына хас сөйләм телен, ачык йөзле, киң холыклы халкын сагынып килдек. Шәһәрне, Кама буйларын карап йөрдек. Бик матур яшисез, күңелләр сөенә. Шулай матур каршы алуыгызга, бүгенге очрашуыбызны оештыручыларга мең-мең рәхмәт. Шундый очрашулар дәвамлы булсын», – дип рәхмәт сүзләрен юллады Роза ханым Хәмидуллина.
Чистай «Энҗеләре» дә үзләренең шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Билгеле инде, бөек шагыйребез Тукайның 140 еллыгы уңаеннан аның иҗаты да читтә калмады. Яшь артистларыбыз Илдан Гафиятуллин, Данияр Гайнуллин укуында Тукай шигырьләрен, Кәрим Шәмсетдиновның җырын тыңлап, милләтебезнең данын яклаучы яшьләребез үсеп килүе өчен сөенеп утырдык.
Башкалабыздан әлеге фестивальгә кайткан Таңсылу Шәйхетдинова, шулай ук Госман Хәкимов чыгышлары, Инсаф Гайнуллин белән Динара Белаева башкаруында дуэт та очрашу мизгелләренә ямь өстәде. Үзе дә «Энҗеләр»нең әгъзасы, күпкырлы иҗат иясе Инсаф Гайнуллин бәйрәмне эчтәлекле, җылы итеп алып барды.
Бәйрәм азагында әдәби марафончыларыбызга Дипломнар тапшырылды. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Рушания Закирова бу юнәлештә зур эш алып бара. Әдәби марафончылар арасында мәктәп укучыларының да күп булуы аеруча күңелле.
Шулай ук «Ләйсән», «Кама таңнары», «Чишмә», Энҗеләр» әдәби берләшмәләре әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Республика шигырь фестивале өч сәгатьтән артык дәвам итсә дә, беркемнең дә тиз генә таралышасы килмәде... Иҗат дәрте белән дөрләгән күңелләрдә шул ук вакытта шигъри шигырь юллары да тугандыр... Дөрес әйтәләр, шигърият ул серле бер дөнья. Бөек Тукаебыз да үзенең «Шагыйрь» шигырендә
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны.
Күңелемдә көн һаман аяз – һаман да яз:
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый,
– дип язып калдырган.
Яраткан шагыйребез әйткәнчә, күңелләребездә һәрчак яз булсын, иҗат дәрте сүрелмәсен, дөрләп янсын!
Гөлсинә Сорутдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев