Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда участок сайлау комиссияләре рәисләре өйрәнүләр үтте

Анда Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнарының участок сайлау комиссияләре рәисләре катнашты

Участок сайлау комиссияләре рәисләре өчен укыту семинары узды. Киңәшмә Яшьләр үзәге базасында булды. Анда Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнарының участок сайлау комиссияләре рәисләре катнашты.

Семинар илдәге сәяси вәзгыять турында фикер алышудан башланды. Эшлекле очрашуның төп көн тәртибе участок һәм территориаль сайлау комиссияләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренә багышланды.

— Беренче чиратта, 5 елга бер тапкыр төзелә торган участок сайлау комиссияләренең яңа составы турында сөйләшергә кирәк. Нәкъ менә шушы сайлау комиссияләре составы Россия Президентын, Татарстан Рәисен, Дәүләт Думасына, ТР Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына депутатларны сайлауны тәэмин итәчәк, — дип сөйләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов. — Бүгенге көндә 2670 участок сайлау комиссиясе составы тулысынча формалаштырылган. Республикада барлыгы 2773 сайлау участогы эшләячәк, шул исәптән 47се вакытлыча яшәү урыннарында төзеләчәк. Хәзерге вакытта 20342 кеше участок сайлау комиссияләре составына керде һәм 8434 кешедән торган резерв төзелде.

Шулай ук семинарда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең хокук һәм оештыру-методик бүлекләре мөдирләре Елена Григорьева һәм Фәридә Таҗиева чыгыш ясадылар. Алар участок сайлау комиссияләре эшчәнлеген оештыру нечкәлекләре турында җентекләп сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев