Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда тыл хезмәтчәне 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте

Анна Турцеваны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тыл хезмәтчәне Анна Турцевада кунакта булды һәм аны юбилее белән тәбрик итте. Район башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үзенең исеменнән ветеранга олы рәхмәт хисләрен белдерде, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якыннарының игьтибарында, кадер-хөрмәтендә яшәвен теләде.

Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт итеп, Анна Алексеевна Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертә. Ул заман өчен хатын-кызныкы булмаган һөнәрне үзләштерә – йөк машинасы йөртүче була, җаваплы йөк ташулар белән шөгыльләнә, чирәм җирләрдән ашлык алып кайта.

Олы яшьтә булуына карамастан, Анна Ивановна зирәк акыллы, актив. Дөньяда иң яраткан шөгыле – уку, бүген дә аның кулында романнар күрәсең...

Әлеге юбилярның иң зур байлыгы – зур һәм тату гаилә: аның өч баласы, дүрт оныгы, ике оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев