Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда туризм академиясе ачылды

Казан инновацион университетының Чистай филиалында 8-9нчы сыйныф укучылары өчен туризм академиясе ачылды.

Шушы уңайдан Яшьләр үзәгендә бәйрәм программасы узды.
Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов бәйрәмдә тантаналы чыгыш ясады.

— Бүген безнең шәһәрдә мөһим вакыйга. Кадерле укучылар, сезнең туризм өлкәсендә үз эшенең осталары булу өчен уникаль мөмкинлек бар. Туризм — перспективалы юнәлешләрнең берсе. Чистай актив үсә, якын арада бездә яңа туристлык объектлары ачылачак. Моның өчен безгә белгечләр кирәк була. Һөнәр сайлау турында хәзердән үк уйлагыз. Инициативалы һәм иҗади булыгыз! — диде Михаил Иванович.

Бирегә җыелганнарны хөрмәтле кунаклар: Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең генераль директоры Галина Шәрәфетдинова, «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясы» АНОның генераль директоры Юлия Бәширова, кунакханә һәм туристлык бизнесы кафедрасы мөдире Илдар Кәбиров котладылар.

— Чистайда туризм көннән-көн үсеш ала. Районда безнең проектлар бик күп. Музейлар реставрацияләнәчәк, яңа туристлык объектлары булдырылачак. Боларның барысы өчен дә югары квалификацияле кадрлар кирәк була. Без кадрларны мәктәп эскәмиясеннән тәрбияләргә кирәк дигән фикергә килдек, шуңа күрә без академия ачабыз, ул белем бирү программасы гына түгел, ә кызыклы һәм иҗади проект булачак. Биредә заманча селфи-экскурсияләр дә, ораторлык сәнгате дә каралган, егетләр һәм кызлар туристик продукттан сыйфатлы һәм заманча нәрсә эшләргә өйрәнәчәкләр, — дип билгеләп үтте Казан инновацион университеты филиалы директоры Динара Җәләлова.

Туризм академиясе туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендәге практик тәҗрибә алырга, туган якның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Академия укучылары өчен ораторлык сәнгате, фотография, экскурсия эшчәнлеге буенча дәресләр узачак. Программа сәнгать материаллары һәм кораллар белән эшләү буенча мастер-класслар, тренинглар, эшлекле уеннар, туристлык тармагы йолдызлары катнашында профессиональ лекцияләр, экскурсияләр һәм башка күп нәрсәләрне үз эченә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, курсларда уку бушлай.

Бәйрәм программасында КИУ студентлары да катнашты. Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясы әгъзаларының значокларын һәм волонтерлык китапчыкларын тапшыру алар өчен дулкынландыргыч мизгел булды. Шул вакыттан башлап алар чын турист волонтерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев