Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Анда якынлашып килүче бәйрәмнәр вакытында иминлек чаралары турында фикер алыштылар.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Анда якынлашып килүче бәйрәмнәр вакытында иминлек чаралары турында фикер алыштылар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге башлыгы Госман Гатин янгын иминлеге чаралары турында хәбәр итте.

— Бүгенге көндә Чистай районы территориясендә 91 янгын очрагы теркәлгән (узган ел — 101): Чистайда — 41, авыл җирлегендә — 50, — дип хәбәр итте Госман Гатин. — Быел янгыннарда 3 кеше һәлак булган (узган ел — 1), 5 кеше җәрәхәтләр алган (узган ел — 1). Янгыннар чыгуның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын һәм электр көнкүреш приборларын (48%), мич җиһазларын (27%) урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут төртү юлы белән чит кешенең мөлкәтен аңлы рәвештә юк итү (20%) һәм ут белән сак эш итмәү (17%) тора.

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу сәбәпле, Госман Равил улы барысыннан да пиротехник әйберләрне кулланганда һәм саклаганда янгын иминлеге таләпләрен үтәүләрен сорады.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерләнү һәм аларны үткәрү чорында Чистай муниципаль районы территориясендә җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү, шулай ук янгынга каршы өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районында җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Василий Кузьмин хәбәр итте.

Ул ассызыклаганча, 31 декабрьдә Скарятин бакчасында бәйрәм чаралары уздыруга бәйле рәвештә, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен, муниципаль хезмәткәрләрне, халык дружиналары, ФОРПОСТ әгъзаларын җәлеп итеп, тикшереп кертү режимын оештырырга кирәк. Паркка керү урынында аркалы металл кысалар һәм кул металл детекторлар белән тикшерү павильоны (чатырлар) урнаштыруны тәэмин итәргә. Чаралар уздырыла торган территориядә исерткеч эчемлекләр һәм пиротехник әйберләр сатуга юл куймау буенча барлык чараларны күрү мөһим.

Чистай районы Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Илфат Мәгыйзов террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган сәяси, социаль-икътисади һәм башка процессларны мониторинглауның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында сөйләде.

— Муниципаль районда тотрыклы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади вәзгыять саклана, район халкы дәүләт сәясәтен хуплый, — дип сөйләде Илфат Фаат улы. — Муниципаль район җитәкчелеге чистайлыларның массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләренә җитди игътибар бирә. Көн саен интернет-ресурслар мониторингы үткәрелә, барлык мөрәҗәгатьләр теркәлә, җаваплы хезмәтләргә һәм бүлекләргә җибәрелә, аларның үтәлеше буенча хисап мөрәҗәгатьләр авторларына бирелә. Агымдагы елның 11 аенда дини берләшмәләр тарафыннан җәмәгать тәртибен бозулар теркәлмәде. Чистай мөхтәсибәте һәм Чистай епархиясе милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча актив эш алып бара. Алар бергәләп чаралар үткәрәләр, аралашалар, актив иҗтимагый эш алып баралар.

Бүгенге көндә Чистай муниципаль районында тыныч вәзгыять җаваплы хезмәтләрнең эшен канәгатьләнерлек дип бәяләргә мөмкинлек бирә. Илфат Фаат улы комиссиянең барлык әгъзаларын алга таба да шул ук ритмда эшләүләрен дәвам итәргә чакырды.

«ТР буенча баш медик-социаль экспертиза бюросы» ФКУсы объектында террорчылыкка каршы сакланыш буенча РФ Хөкүмәте карары таләпләренең үтәлеше һәм аны арттыру чаралары турында Россия Хезмәт министрлыгының «ТР буенча баш медик-социаль экспертиза бюросы» ФКУсының гомуми мәсьәләләр буенча бүлеге башлыгы Айдар Гайнетдинов хәбәр итте.

— Иминлек паспортында билгеләнгән барлык тәкъдимнәр үтәлде, — дип хәбәр итте ул. Куркыныч янаганда яки террорчылык акты кылынганда саклану планы эшләнде һәм расланды. Объект тышкы һәм эчке видеокамералар, хәвеф сигнализациясе төймәсе, янгын-сак сигнализациясе системасы белән җиһазландырылган. Объектта кул металл детекторы бар. 2024 елда кораллы һөҗүм очрагына сөйләп хәбәр итү
системасын сатып алу һәм монтажлау планлаштырыла.

«Светофор» кибете директоры Ирина Данилова аның террорчылыкка каршы сакланышы турында хәбәр итте.
Бина тәүлекнең караңгы вакытында җитәрлек яктыртыла. Янгын иминлеген тәэмин итү өчен автомат сак-янгын системасы сигнализациясе бар. Шулай ук янгын сүндерү җиһазлары белән комплектланган 4 янгын краны бар. Кешеләрне эвакуацияләү планы нигезендә, бинада төп һәм өстәмә чыгу юллары бар. Объектта 16 видеокамерадан торган видеокүзәтү системасы эшли. Террорчылык актына юл куймау функцияләрен үти алган тотрыклы сак системасы булдырылган. Кибетнең иминлек паспорты, шулай ук кимчелекләре күрсәтелгән тикшерү акты бар. Хәзерге вакытта хәбәр итү системасын камилләштерүгә акча бүлеп бирергә, шулай ук объект территориясен күзәтү өчен өстәмә камералар урнаштырырга кирәк.

«Эссен Продакшн АГ» АҖнең эксплуатация хезмәте җитәкчесе урынбасары Рәсим Хәбибуллин Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлеге өлкәсенә караган объектта террорчылыкка каршы сакланыш һәм аны арттыру чаралары буенча РФ Хөкүмәте карарларының үтәлеше турында сөйләде.

— «Эссен» сәүдә үзәге үзәкләштерелгән күзәтү пультына сигнал чыгарып, периметраль сак сигнализациясе белән җиһазландырылган. Бинаның видеокүзәтү системасы хәзерге вакытта эшли, моннан тыш, 2023 ел ахырына кадәр аны модернизацияләү буенча эш башкарылачак. 2023 елда янгынга каршы режимны үтәүгә компания җитәкчелеге тарафыннан 500 000 сумга якын акча бүлеп бирелде. Сак-янгын системаларына хезмәт күрсәтүгә 350 000 сум тотылды.

Гаделша авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сабирҗанов террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору, шул исәптән дини оешмалар белән бергә, аммиак селитрасын саклау, шулай ук Гаделша авыл җирлеге территориясендә миграция законнарын үтәүне тәэмин итү буенча эшнең торышы турында сөйләде.

Ахырда комиссия сәркатибе Ольга Заглядова террорчылыкка каршы комиссиянең 2024 елга эш планы турында сөйләде.

— План проекты ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппаратының методик тәкъдимнәренә, әлеге планны үтәүчеләрнең һәм катнашучыларның тәкъдимнәрен, искәрмәләрен, шулай ук террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге вәзгыятьнең характерын һәм ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты куйган бурычларны исәпкә алып әзерләнде. Бу планны нигез итеп кабул итүегезне сорыйм, әгәр аны үтәүчеләрнең тәкъдимнәре булса, без аларны өстәмә рәвештә кертә алабыз.

Шулай ук Ольга Валентиновна ТР Чистай муниципаль районында террорчылык янау куркынычын билгеләгәндә террорчылыкка каршы комиссиянең эш планын төгәлләштерү турында сөйләде.

План үз эченә террорчылык янау куркынычының өч дәрәҗәсен: «зәңгәр», «сары» һәм «кызыл»ны ала. Һәр куркыныч дәрәҗәсе өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләре эшләнгән, алар эш планында күрсәтелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев