Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендәге террорчылыкка каршы комиссия утырышында кешеләр күпләп йөри торган урыннарның сакланышы турында фикер алыштылар.

Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән сак пульты начальнигы Андрей Прокофьев балаларның җәйге ял итү урыннарының террорчылыкка каршы сакланышы торышы турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

– Чистай муниципаль районы территориясендә 4 стационар балалар сәламәтләндерү лагере һәм стационар булмаган палаткалы лагерь урнашкан. Барлык стационар лагерьлар: «Кояшкай», «Яшьтәш», «Каенкай» һәм «Раздолье» категорияләнгән һәм паспортлаштырылган, – дип уртаклашты Андрей Анатольевич. – 10 июньнән Чистай районы территориясендә «Яшь армияче» хәрби-патриотик, палаткалы лагерь ачу планлаштырыла. Ул категорияләнергә һәм паспортланырга тиеш түгел. Лагерь мәктәп территориясендә урнашкан. Койма белән тотып алынган.

Утырышта катнашучылар кешеләрнең күпләп булу урыннарын –Яшьләр үзәгенең һәм Скарятин бакчасының сакланышы турында да фикер алыштылар.

– Террорчылыкка каршы саклану кысаларында Яшьләр үзәге бинасында 8 тышкы һәм 5 эчке видеокүзәтү камерасы бар, алар даими режимда 30 тәүлек дәвамында мәгълүматны архивлау һәм саклау белән эшлиләр (монитор вахтада урнаштырылган). Сак пультына чыгару белән хәвеф төймәсе, 5 хәбәр иткеч һәм стационар металл детектор бар. Территорияне яктырту 8 яктырткыч ярдәмендә башкарыла, «сукыр зона»лар юк, – дип билгеләп үтте Яшьләр үзәге директоры Марина Елисеева. – Учреждение хезмәткәрләре һәм берләшмәләргә йөрүчеләр белән мәгълүмати-кисәтү эше алып бару максатыннан, штаттан тыш хәлләргә дөрес һәм вакытында тәэсир итүгә юнәлдерелгән күрсәтмәләр һәм өйрәтү күнегүләре үткәрелә.

Шулай ук мәдәни учреждениеләр, шул исәптән мәдәни-ял итү үзәге, балалар сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән кисәтү чараларын камилләштерү буенча өстәмә чаралар үткәрү һәм кабул итү турында сөйләштеләр.

Мәдәни-ял итү үзәге директоры Светлана Гринина билгеләп үткәнчә, хуҗасыз һәм шикле әйберләргә тап булганда саклык чаралары турында 128дән артык мәгълүмати белешмәлек һәм буклет таратылган, 130 мең кешене колачлаган 3069 чара үткәрелгән. Террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча 12 документаль фильм һәм видеоролик күрсәтелгән, өйрәтү күнекмәләре (эвакуацияләр) үткәрелгән.

Скарятин бакчасы чистайлыларның һәм шәһәр кунакларының яраткан ял итү урыннарының берсе булып тора. Светлана Гринина сүзләренә караганда, ул тулысынча кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм тәүлек әйләнәсе сакланырга тиеш. Кешеләрнең әлеге күпләп ял итү урыны иминлек паспортына ия.

Киңәшмәдә террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча спорт учреждениеләре эшенең барышы һәм нәтиҗәсе, шулай ук әлеге объектларда террорчылыкка каршы саклану таләпләренең үтәлеше турында фикер алыштылар.

– Чистай районында 5 спорт мәктәбе, ябык футбол манежы һәм модульле чаңгы базасы эшли. Барлык спорт мәктәпләре һәм ябык футбол манежы, объектның категориясен күрсәтеп, иминлек паспортларына ия. Хәзерге вакытта модульле чаңгы базасына иминлек паспорты имзалана. Әлеге спорт объектлары җитәрлек дәрәҗәдә саклана. Балалар һәм яшьләр арасында тискәре нәтиҗәләрне, милләтара конфликтларны кисәтүгә, балаларның толерантлы аңын һәм тәртибен формалаштыруга юнәлдерелгән төрле террорчылыкка каршы чаралар үткәрелде, – дип уртаклашты Чистай муниципаль районы башкарма комитетының спорт бүлеге башлыгы Айрат Әхмәтшин.

«Экспресс» предприятиесе директоры урынбасары Наил Сабиров террорчылык янауларын кисәтү һәм транспорт объектларында иминлекне тәэмин итү буенча планлы эш турында хәбәр итте.

– Барлык автобусларда да салонны һәм автобус алдындагы юл хәлен теркәп баручы 2шәр видеокамера урнаштырылган (язма 30 тәүлек дәвамында саклана). Предприятиенең автобус йөртүчеләре һәм кондукторлары арасында даими рәвештә кисәтү һәм аңлату эшләре алып барыла, шулай ук барлык автобусларда пассажирлар өчен шикле әйберләр табылганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында белешмә эленгән, – дип билгеләп үтте Наил Сабиров.

Террорчылыкка каршы саклану таләпләрен үтәү элеккечә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов барлык җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә кушты.

– Якынлашып килүче бәйрәмнәрне билгеләп үткән вакытта иминлек чараларын көчәйтергә кирәк. Чараларны бәйрәм итү объектларында һәм җәмәгать транспортында иминлекне тәэмин итү өчен өстәмә көчләр җәлеп ителәчәк, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев