Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең чираттан тыш утырышы узды

Чистай районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркемнең чираттан тыш утырышы булды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Утырышта комиссия һәм оператив төркем әгъзалары гына түгел, авыл җирлекләре башлыклары, оешма, предприятие, ведомство һәм хезмәтләр җитәкчеләре дә катнашты.

Утырышның көн тәртибе өч пункттан торды, аларның беренчесе БРИКС илләре саммитына әзерләнү һәм аны уздыру чорында террорчылык һөҗүмнәре потенциаль объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылды. Бу мәсьәлә буенча полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Җәмил Әхмәтҗанов һәм РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чистай шәһәрендәге бүлекчәсе башлыгы Рамил Нәҗмиев чыгыш ясады.

Доклад ясаучылар шәһәр һәм районның стратегик мөһим объектларында, шулай ук кешеләр күпләп була торган урыннарда террорчылыктан саклану чараларын көчәйтү кирәклеге турында сөйләделәр. Алар барысын да уяу булырга һәм шикле әйберләр табылган очракта яки гамәлләрендә диверсия-террорчылык актларын әзерләү һәм башкару билгеләре күренгән затларны күрсәләр, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә чакырды.
Шулай ук утырышта террорчылыктан саклану торышы һәм транспорт объектларында террорчылык янауларын булдырмау буенча өстәмә чаралар турында сөйләштеләр. Бу темага шәһәрдә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче «Экспресс» предприятиесе директоры урынбасары Наил Сабиров доклады тыңланды.

– Предприятиедә бу юнәлештә эш планлы рәвештә алып барыла. Соңгы вакытта көн саен юлга чыгар алдыннан без барлык хезмәткәрләр белән уяу булырга кирәклеге, шикле әйберләр табылганда нәрсә эшләргә кирәклеге һәм башка иминлек мәсьәләләре турында өстәмә инструктажлар уздырабыз, – дип сөйләде Наил Вил улы.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык автобусларда икешәр видеокүзәтү камерасы урнаштырылган: берсе юлны, икенчесе автобус салонын төшерә.

Шәһәр башлыгы урынбасары, ведомствоара төркем җитәкчесе Михаил Ксенофонтов «аерым игътибар» категориясенә керүче затлар белән кисәтү эше торышын камилләштерү чаралары, анда психологлар, идеологлар һәм теологларның катнашуы турында сөйләде.

Утырышны тәмамлап, Дмитрий Иванов чираттагы тапкыр киңәшмәдә катнашучыларны уяу һәм игътибарлы булырга, җитәкчеләрне үз коллективларында бу темага сөйләшүләр үткәрергә чакырды.

– Иминлек мәсьәләләрендә вак-төякләр булмый, – дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев