Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Тарихта без эзлебез» конкурсының муниципаль этабы узды

«Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә иң җылы һәм күңелле фестивальләрнең берсе узды. «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» конкурсының муниципаль этабында инде берничә ел рәттән бөтен Чистай районыннан гаиләләр җыела. Быел конкурста 4 дус-тату гаилә: Малышевлар, Нургатиннар, Мингалимовлар һәм Минкиннар катнашты.

Аларның бурычы — кунакларга һәм жюри әгъзаларына үз гореф-гадәтләрен һәм йолаларын мөмкин кадәр кызыклырак итеп күрсәтү, шулай ук үз нәселләре турында мавыктыргыч итеп сөйләү.

— Йолалар һәм гореф-гадәтләр һәр гаиләнең аерылгысыз өлеше булып тора. Алар гаиләләрне үзенчәлекле һәм уникаль итә. Ни кызганыч, хәзерге дөньяда күпчелек гореф-гадәтләр үткәндә кала. Моңа юл куймас өчен, без мондый конкурслар үткәрергә тиеш. Ул чакта кешеләр гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген һәм әһәмиятен аңларлар һәм үз гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырачаклар, — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Иң элек һәр гаилә жюри һәм фестиваль кунакларын үз шәҗәрәсе, гореф-гадәтләре, милли ризыклары белән таныштырды. Аннары фестиваль сәхнәдә дәвам итте, анда аның икенче өлеше узды. Катнашучылар үз нәселләре тарихына багышланган эчтәлекле иҗади номерлар күрсәттеләр.

Мингалимовлар нәселенең гаилә көнкүреше кием әзерләүгә нигезләнгән

Фестивальдә Мингалимовлар гаиләсенең 15 әгъзасы теләп катнашты. Алар барысы да үз мәдәниятләренә хөрмәт күрсәтү өчен милли киемнәрдән иделәр.
Конкурста катнашу өчен гаилә озак вакыт архивтан барлык мәгълүматны җыйган. Туганнары белән бергә ата-бабалары турында сөйләшкән, гаилә архивында фотолар һәм документлар эзләгән. ЗАГС һәм Чистай архивына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

— Безнең шәҗәрә агачында 15 туганыбыз урын алды. Гаиләбезнең төп бурычы — барлык гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үсеп килүче буынга тапшыру, гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгыту һәм, әлбәттә, үз халкыбызның тарихын өйрәнү. Киләчәктә оныкларыбызга да үз нәселләре турында белү кызыклы булыр, шуңа күрә без үз нәселебезне торгызу, күбрәк мәгълүмат туплау белән шөгыльләнергә карар иттек, — диләр Мингалимовлар.
Холлда урнашкан күргәзмәдә алар жюри әгъзаларын һәм кунакларны үзләренең шәҗәрәләре белән таныштырдылар, гаилә ядкарьләре турында сөйләделәр, яраткан милли ризыклары: бәләш, чәк-чәк, «Кырмыска оясы» торты, җәймә, кыстыбый, пешкән каз, тутырма, каймак һәм катык белән сыйладылар. Гаилә шулай ук ризык әзерләү серләре белән уртаклашты.

Сәхнәдә алар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен иҗади номер һәм музыкаль әсәрләр форматында тәкъдим иттеләр, гаилә көнкүрешен күрсәттеләр: бабай оныкларын итеккә олтан салырга өйрәтте, әбиләр оныкларын йон эрләргә һәм эрләгән җептән кием бәйләргә өйрәттеләр.

— Конкурстан алган тәэсирләребез искиткеч! Хәзер ата-бабаларыбыз турында тагын да күбрәк мәгълүмат эзләп табасы килә. Башкаларның үз нәселен тәкъдим итүләрен күрү кызыклы булды, һәр гаилә тормышында буыннар хәтере мөһим, — диләр Мингалимовлар.

Нургатиннар гаиләсендә савымчылар нәселенең үзенчәлеге

Күркәм Нургатиннар гаиләсенең 8 хатын-кызы безгә Татар Баганалысы авылыннан килде. Фестиваль турында алар җирле мәктәп ярдәмендә белгәннәр. Шуннан соң аларга үз нәселләренең тарихына кереп китү кызыклы тоелган һәм алар бу конкурста актив катнашырга карар иткән.

Аларның шәҗәрә агачында 18 кеше урын алган, ә шәҗәрә янында борынгы гаилә фотолары урнаштырылган, анда хәтта Беренче бөтендөнья сугышы чорындагы фото бар: анда аларның бабалары Галиәскар катнашкан.

— Безнең гаиләбез гади, хезмәт сөючән. Без әниләребезнең, әбиләребезнең һәм карт әбиләребезнең җиңел булмаган колхозчы хезмәтендәге казанышлары белән горурланабыз һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сак­лап, җирдә эшләвебезне сөенеп дәвам итәбез. Әмма авыл кешесе хезмәт белән генә яшәми, ял итү өчен дә вакыт таба. Без якын кешеләребез белән бергә милли һәм мөселман бәйрәмнәрен бәйрәм итәргә, бергәләп камыр ризыклары, бәлешләр һәм чәк-чәк пешерергә яратабыз. Чигәргә, тегәргә өйрәнәбез. Бу осталыкларның барысын да безгә әниләребез һәм әбиләребез тапшырды, ә без балаларыбызга
тапшырабыз, — дип уртаклашалар хатын-кызлар.

Күргәзмәдә Нургатиннар гаиләсе үз гаилә альбомын тәкъдим итте, анда Хезмәт герое — ике тапкыр «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнгән Хәүзия Хәсәновага, күпьеллык намуслы хезмәте өчен медальләре булган Кәүсәрия Нургатинага, шулай ук Татарстан Республикасы грамоталары белән бүләкләнгән Сәрия Нургатинага аерым игътибар бирелде. Бу хатын-кызларның барысы да савымчы юлын үткән, аларның бу һөнәрдә гомуми эш стажы 120 елдан артык тәшкил итә!

Шушы хезмәт юлын аерып күрсәтү өчен, Нургатиннар күргәзмәдә үз куллары белән әзерләнгән сөт ризыкларын: каймак, өч төрле катык, эремчек, куертылган сөт, сөттән ясалган кәнфит, әйрән һәм корт, шулай ук ит әйберләре, шул исәптән милли ризык — өчпочмак һәм тутырылган тавык тәкъдим иттеләр.

Сәхнәдә дә сөт темасы дәвам итте. Гаилә иртәнге эшләрен: сепарат белән сөт аертуны күрсәтте. Авылларда сепаратлар сирәк булганлыктан, сөт аерту процессын карарга күршеләр дә җыела торган булган.

— Конкурс безгә бик ошады, аны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Башка катнашучыларны күзәтү, аларның гаилә йолалары турында белү кызыклы булды, шулай ук без алга таба катнашу өчен тагын да күбрәк тәҗрибә алдык, — дип билгеләп үтә Нургатиннар.

Минкиннарныңгаилә шәҗәрәсендә 120 кеше

Конкурста дус-тату Минкиннар гаиләсеннән 20 кеше катнашты. Алар Бахта авылыннан килделәр һәм керәшеннәрнең гореф- гадәтләре, йолалары белән таныштырдылар. Шушы милләт вәкилләре булуларын аларның милли киемнәре сөйләп бирде. Хатын-кызларның өстендә шакмак бизәкле сарафан, тәңкәләрдән ясалган күкрәкчә, шулай ук төрле бизәкләр төшерелгән яулык, ир-атлар шакмаклы күлмәктән һәм башларында эшләпә иде.

Күргәзмәдә алар үзләренең милли ризыкларын — шишәрә, шулай ук катлама, көлчә, лимон пирогы, бәрәңге пәрәмәче һәм гаилә тортын тәкъдим иттеләр.

— Конкурска без ата-бабаларыбызның күп бүләкләрен һәм казанышларын алып килдек. Шулай ук нәселгә нигез салучылар Петр Степанович һәм Александра Петровнаның туу турындагы таныклыкларын, Югары Баш командующийның Рәхмәт хатын һәм акционер таныклыгын алып килдек, — диләр Минкиннар.

Алар әзерләгән экспозициянең үзенчәлеге шунда, Минкиннарның шәҗәрә агачында 120 кеше тәкъдим ителгән, ә бу бик зур эш. Шундый зур шәҗәрә ясау өчен күп көч куярга кирәк.
Шуны да әйтергә кирәк, Минкиннар гаиләсендә ир-атлар буыннан-буынга 4 сугыш узган. Петр Степанович — Бөек Ватан сугышын, аның улы Владимир Петрович — Әфган сугышын, оныгы Денис Васильевич Чечен сугышын үткәннәр, ә хәзерге вакытта 3 кияве һәм Денис Васильевич махсус хәрби операциядә катнашалар.

Сәхнәдә Минкиннар тамашачыларга үз гаиләләренең гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Әзерләгән сәхнә күрене­шендә алар бал аертылганнан соң беренче көнне барлык туганнарының бер табын артына җыелуын һәм чөкердәшеп чәй эчүләрен күрсәттеләр.

Малышевлар гаиләсе муниципаль этапта җиңде

Муниципаль этапта Малышевлар гаиләсе җиңде, конкурста әлеге зур нәселнең 16 әгъзасы катнашты.

Башка катнашучылар кебек үк, алар шәҗәрә агачын, ата-бабаларының фотоларын һәм гаиләнең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Гаилә тарихы, гаилә ядкарьләре: иконалар, борынгы дога китаплары һәм медальләр турында сөйләделәр, ә сәхнәдә иҗади номер тәкъдим иттеләр.

— Безгә бу конкурста катнашырга тәкъдим иттеләр, ә без инде күптән үз гаилә тарихыбызны өйрәнгәнгә күрә, озак уйлап тормыйча, ризалаштык. Конкурс алдыннан барлык кирәкле мәгълүматны тупладык, фотолар таптык, туганнарыбыз белән элемтәгә кердек. Әйтергә кирәк, гаиләбез шәҗәрәсендә 100дән артык кеше бар! — диләр Малышевлар.

Котлыйбыз!

«Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр — Малышевлар үз нәселләрен зона этабында тәкъдим итәчәкләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев