Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда танылган көрәшче Равил Яхин каберенә таш куелды

Якыннары, дуслары, танышлары СССРның классик көрәш буенча спорт мастеры Равил Яхинны искә алдылар

Көзге җылы иртәдә мөселман зиратында СССРның классик көрәш буенча спорт мастеры Равил Яхин каберенә таш куелды.

Бу көнне бирегә Равил Зөфәр улының якыннары, дуслары һәм танышлары, шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, спорт ветераннары советы рәисе Александр Оленин, «Әнәс» мәчете имамы Әбүбәкр хәзрәт Азизов килделәр.

— Без бүген бирегә хөрмәтле иптәшебез Равил Зөфәр улы Яхин каберенә куелган ташны ачу өчен җыелдык, — дип сүзен башлады Александр Григорьевич.

Советлар Союзы спорт мастерының вафатына бер ел тулгач, Равил Яхинның дуслары, шул исәптән Анатолий Бозин, Александр Кузнецов һәм Равил Минапов, кабер өстенә таш кую инициативасы белән чыгалар. Аны шунда ук Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты, «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Чистай көрәш федерациясе рәисе Марат Гобәев күтәреп алалар.

Оештыру эшләре спорт ветераннары советы рәисе Александр Оленинга йөкләнә. Кабер ташы кыска вакыт эчендә урнаштырыла. Александр Григорьевич акча җыюда катнашкан һәркемгә, шулай ук эшен сыйфатлы башкарганы өчен ритуаль хезмәткә рәхмәт сүзләрен белдерде.

Танылган спортчының кабере янында шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов чыгыш ясады.

— Мин Равил Зөфәрович белән шәхсән таныш идем, аның белән күп чараларда булдым. Ул минем хәтеремдә ачык, игелекле һәм аралашучан кеше буларак калды, — дип билгеләп үтте Михаил Иванович. — Бүген аны искә алырга күп кеше килде. Равил Яхин һәрдаим спорт максатларына омтылды, югары казанышларга иреште, аның тирәсендә һәрвакыт кеше күп иде. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.

Аннары Әбүбәкр хәзрәт Азизов дога кылды. Шуннан соң мөселман зиратында кабат Равил Яхин истәлегенә яхшы сүзләр яңгырады.

— Без бергә көрәш белән 1970 елда шөгыльләнә башладык, шуннан бирле дус булдык. Равил утны та, суны да кичеп булырдай чын дус, искиткеч кеше иде. Кайда гына эшләсә дә, аның барысы белән дә мөнәсәбәте яхшы булды. Аны барысы да яратты һәм хөрмәт итте, — дип уртаклашты грек-рим көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, СССР чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионаты призеры, күп тапкырлар СССР призеры Анатолий Бозин.

— Монда кабер ташы куюда катнашкан, бу эшкә күңелен һәм йөрәген салган кешеләр җыелган. Ул зур һәм матур килеп чыкты. Аны ерактан ук күреп була. Бу кешегә карата хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә көрәшчеләр дуслыгы турында сөйләргә оялмаган көрәшчеләрнең берләшүен дә ассызыклый, — дип билгеләп үтте педагогика фәннәре докторы, профессор, грек-рим көрәше буенча Россиянең атказанган тренеры Александр Кузнецов. — Равил белән без бер-беребезне 1970 елдан бирле белә идек. Бергә техникумны, аннары югары уку йортын тәмамладык һәм үз яшәү урыннарыбыз буенча таралыштык. Әмма без беркайчан да бер-беребез белән элемтәне югалтмадык. Безнең аралашуга ихтыяҗ бар иде. Бүгенге очрашу кабер ташы ачу гына түгел, ул тәрбия процессын да үз эченә ала. Бу яшь буынга дуслык һәм бер-беребезгә мөнәсәбәт үрнәге булып тора.

Равил Яхин Чистай спорты тарихында зур эз калдырды. Аның турында якты истәлек чистайлыларның йөрәкләрендә мәңгегә калачак.

Ахырда танылган спортчы каберенә тере чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев