Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда су белән тәэмин итү проблемасы ничек чишелә?

Узган ял көннәрендә һәм кайбер эш көннәрендә күп кенә чистайлыларның краннарыннан су акмады. Су бирүне туктату турында белдерүләр халыкны дулкынландырды, чөнки көннәр эссе тора һәм бу көтелмәгән хәл бөтенләй урынлы түгел иде. Хәер, су бирүне туктату беркайчан да вакытлы булмый!

Шәһәр микрорайоннарында салкын су белән тәэмин итүне чикләү сәбәбен белдерүләрдә болай аңлаттылар: торбалар тишелгән, шуңа күрә ашыгыч авария эшләре алып барыла. Чистайның үзәк урамнары буйлап йөргәндә, чыннан да, аларның актив алып барылуын күрәбез.

— Ярты шәһәрдә юллар казылган, кайдадыр җир астыннан хәтта фонтаннар бәреп чыга. Бу хәл, әлбәттә, ачуны чыгара, чөнки без уңайлы шартларга, краннардан һәрвакыт су агуына күнеккән идек. Ял көннәрендә бернинди эш тә эшләнмәде, эчәргә суны кибетләрдән сатып алдык, чөнки күп итеп алып калырга өлгермәдек, — дип зарлана сәгать заводы микрорайонында яшәүче пенсионер ханым Раиса Викторовна. — Торбалар ямаучы ир-егетләр зур батырлар. Барысы да аларны тирги, ә мин аларның бернәрсәдә дә гаепле булмауларын аңлыйм, киресенчә, алар безгә уңайлы булсын өчен тырышалар.

Ял көннәреннән соң «Чистай-информ» һәм «Чистай муниципаль районы» рәсми берләшмәләренең социаль челтәрләрендә үткән туры эфир барышында халыкка район башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итүгә бәйле хәл, чыннан да, катлаулы.

— Берничә җитди авария булды. Ни кызганыч, Чистай су каналының челтәрләрне модернизацияләүгә акчасы юк, әмма шулай да алар иң авария хәлендәге участоклардагы торбаларны алыштырырга тырышалар, — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. — Быел шәһәрнең тарихи өлешендә су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлауны тәмамлау, шуннан соң Энгельс урамындагы иң катлаулы участокларны проектлауга керешү планлаштырыла. Боларның барысы да бюджетка салынмаган җитди чыгымнар таләп итә. Шулай да без республика, федераль программаларга керергә тырышачакбыз.

Шәһәр үзәгендәге челтәрләрнең чагыштырмача зур булмаган өлешен алыштыру республика бюджетына якынча 400 миллион сумга төшкән. Район башкарма комитетының төзелеш бүлеге сәгать заводы һәм Медиклар йорты микрорайоннарында челтәрләрне модернизацияләүне проектлауга акча бүлеп бирү турында гариза әзерли. Акча бүлеп бирелгән очракта, проектлау киләсе елда үткәреләчәк. Төзелеш эшләренең бәясеннән чыгып, алга таба акча бүлеп бирү өчен гариза биреләчәк.

Хәзерге вакытта республика программасы хисабына Чистайның тарихи үзәгендә су белән тәэмин итү челтәрләрен төзекләндерү бара.

— Төзекләндерү таләп ителә торган челтәрләрнең гомуми озынлыгы 4,1 километр тәшкил итә. 56 кое-урнаштырырга кирәк. Канализация челтәрләре буенча гомуми озынлык 5,3 километр тәшкил итә, 228 канализация коесын монтажлау таләп ителә, — дип аңлатма бирә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов.

2 августка булган мәгълүматларга караганда, канализация челтәрләре буенча актив эш алып барыла. Сузылган челтәрләрнең гомуми озынлыгы 2,5 километр тәшкил итә, 100гә якын кое-урнаштырылган.

— Барлык эшләр ел ахырына кадәр башкарылачак. Нигездә, алар горизонталь-юнәлешле бораулау ысулы белән үткәрелә, коелар урнаштыру өчен чокырлар гына ачык ысул белән ясала, — дип өстәде Павел Борисович.

Хакимияттә билгеләп үтүләренчә, ел ахырына кадәр башкарылачак эшләр массакүләм суны туктатуга сәбәп булмаячак. Су белән тәэмин итү буенча чикләүләр ихтыяҗ булганда һәм аерым участокларда гына башкарылачак.

Энгельс урамында да торбалар тишелеп агу күзәтелә. Авария булган участок төзекләндерелә.

— Су бирүне туктаткан өчен гафу үтенәбез. Шәһәр су белән тәэмин ителсен өчен, барлык җитешсезлекләрне мөмкин кадәр тизрәк төзәтергә тырышачакбыз, — диде Дмитрий Иванов чистайлыларга мөрәҗәгатендә.

Су белән тәэмин итү туктатылу сәбәпле, Чистай сәгать заводы базары, «Гранд» кибете, мәдәни-ял итү үзәге территорияләрендә техник су китерү башкарылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, су ташучы машина янында халык җыелып тормады. Социаль челтәрләрдә әйтелгәнчә, кешеләргә техник су
ошамый, чөнки аны эчәргә ярамый. Бу уңайдан халык мөрәҗәгатенә муниципалитеттан рәсми җавап бирелде.

— Кызганычка каршы, предприятиенең эчә торган суны китерү өчен сертификатланган автомашинаны тоту мөмкинлеге юк. Ризык әзерләү һәм эчү өчен без шешәдәге яки алдан тутырып куелган суны кулланырга киңәш итәбез. Әгәр сез су белән тәэмин иткән өчен норматив буенча түлисез икән, «Чистай су каналы» АҖнең әбүнәче бүлегенә су белән тәэмин итү башкарылмаган вакытка су кулланган өчен исәпләүләрне яңадан исәпләтү турында мөрәҗәгать итә аласыз.

Чистайлыларның проблеманың чыннан да хәл ителәчәгенә, ә су белән тәэмин итү челтәрләрен төзекләндергәннән соң массакүләм су бирүне өзү тукталачагына ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев