Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Студентлар язы-2024» узды

Анда өч уку йорты студентлары катнашты

Яшьләр үзәгендә барлык студентлар түземсезлек белән көткән иң күләмле һәм истә калырлык «Студентлар язы-2024» чарасы узды.

Фестиваль әле башланмаган, ә актлар залында тамашачылар җыелган иде инде. Чыгыш ясаучы студентларга теләктәшлек итү өчен аларның әти-әниләре, төркемдәшләре һәм дуслары килгән. Беренче рәттә КИУ филиалыннан иң шау-шулы һәм актив җанатарлар утырды.
Авыл хуҗалыгы техникумының җанатарлар төркеме дә әләм белән килгән. Ә медицина училищесының теләктәшлек төркеме үзе белән имзалар һәм фотолар белән плакатлар алып килгән.

Мондый җанатарлар төркемнәре белән җиңелү мөмкин түгел!

Ни кызганыч, КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студентлары үз программаларын әзерли алмаганнар. Актив студентларның күбесе «Вектор» радиокомпаниясе проектларын тормышка ашыруда катнашалар. Ләкин алар башкаларга көч өстәп тордылар.

— Хәерле көн, кадерле студентлар, хөрмәтле жюри һәм тамашачылар! Мин сезне бу искиткеч бәйрәм белән котларга телим. Бу көн шуның белән үзенчәлекле, катнашучылар үзләренең талантларын ача һәм сәләтләрен күрсәтә, ә тамашачылар һәм жюри әгъзалары менә дигән номерларны карый һәм бәяли алалар, — диде 6нчы номерлы территориаль иҗтимагый үзидарә, «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова. — Катнашучыларга бүгенге фестивальдә уңышлар телим. Хыялыгызга таба барыгыз, якыннарыгызны кадерләгез, яратыгыз һәм яратылыгыз. Бу сәхнәдә барысы да уңышлы булсын!

Энергия, тавыш, динамика — болар барысы да «Студентлар язы»ның синонимнары. Егетләр һәм кызларның чыгышларын карау, һәр команданың нәрсә әзерләгәнен белү кызык иде.
Беренче булып сәхнәгә Чистай авыл хуҗалыгы техникумы командасы чыкты.

Сәхнә күренешләрен кую, җырлар, биюләр — барысы да югары дәрәҗәдә! Чыгыш ясаучыларның яхшы әзерлеге һәм командада тырышып эшләве сизелә.
Алга таба КИУ филиалы командасы чыгыш ясады. Егетләр һәм кызлар сәхнәдә чыгыш ясаган арада, сәхнә артындагы хәлләрне белергә һәм чыгыш ясаган техникум студентларының тәэсирләре белән кызыксынырга булдым.

— Без фестивальгә март уртасыннан әзерләнә башладык. Барлык әзерлекләрнең һәм репетицияләрнең юкка узмавына бик шатмын, безнең команда лаеклы чыгыш ясады! Без барысын да яхшы башкарырга тырыштык һәм моңа бөтен көчебезне куйдык, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Камилла Биляшева. — Мин «Студентлар язы»нда беренче тапкыр гына чыгыш ясамыйм һәм бу фестивальне Чистай студентлары өчен иң күләмлесе дип саныйм. Мондагы атмосфераны тою һәм чыгыш ясаудан ләззәт алу өчен һәркемгә анда катнашу мөһим, чөнки бу хисләр озакка истә кала!

 

— Фестивальгә әзерлекнең иң катлаулы өлеше репетицияләрдә булды. Чөнки башта барысын да тупларга, аннары һәркемнең буш вакытын туры китерергә кирәк. Без командада күп эшләдек, номерлар уйлап таптык һәм бию өчен кием сайладык, — дип сөйләде Варвара Андронова. — Миңа калса, без бик яхшы чыгыш ясадык. Безгә кул чабалар икән, димәк, безнең команда уңышлы чыгыш ясады. Фестивальдә икенче тапкыр чыгыш ясыйм инде, миңа барысы да бик ошый!

— Мине командам өчен шатлык һәм горурлык хисләре биләп ала. Безнең чыгышыбыз күңелле булды дип саныйм. Моның өчен педагог-оештыручыбыз Анфиса Александровнага зур рәхмәт! Ул безгә номерлар һәм биюләр әзерләүдә бик ярдәм итте, — дип билгеләп үтте Артем Минеев. — Репетицияләрдә безнең өчен иң катлаулысы нәкъ менә биюләр булды, ә иң җиңеле үз рольләребезне истә калдыру һәм төп геройларны сайлау иде. Репетицияләр көн саен диярлек узды, ә соңгы атнада ял итмичә эшләдек.

«Студентлар язы-2024» нәтиҗәләре:
I урын — КИУ филиалы
II урын — авыл хуҗалыгы техникумы
III урын — медицина училищесы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев