Чистайда Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтенең яңа җитәкчесе билгеләнде
...
Чистай муниципалитетында аппарат киңәшмәсе бүген Чистай районындагы Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтенең (бүлек хокукларында) яңа җитәкчесен тәкъдим итүдән башланды. Бу вазифага Людмила Александровна Сидорова билгеләнде. Эдуард Хәсәнов аны билгеләнүе белән котлады, эшендә уңышлар теләде.
Безнең белешмә:
Людмила Александровна Чистай шәһәрендә туган. Ул Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен «Бухгалтер исәбе һәм аудит» белгечлеге буенча тәмамлаган. Яңа билгеләнүгә кадәр Людмила Сидорова Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең 7нче номерлы бурычлар белән эшләү бүлеге башлыгы булып эшләгән. Яңа җитәкче зур тәҗрибәгә ия, ул социаль түләүләр һәм исәпкә алу үзенчәлекләрен тирәнтен белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев