Чистайда сәүдәгәр Җәббаровның йортын бер сумга саталар
...
Чистайда сәүдәгәр Хәбибулла Җәббаровның йортын – XX гасыр башы архитектурасы һәйкәлен бер сумга саталар. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр.
406,9 квадрат метр мәйданлы ике катлы ярымташ йортны сатуга куйдылар. Ул икенче гильдия сәүдәгәре өчен төзелгән булган, аның сәүдә йортының еллык әйләнеше 20 мең сумга җиткән. Җәббаровлар гаиләсе канцелярия, галантерея һәм мануфактура товарлары белән сәүдә иткән.
«Объект өчен 1 сум» программасы буенча инвестор бинаны символик бәядән йөкләмә белән сатып ала һәм реставрацияне билгеләнгән вакытта башкарырга тиеш була. Шартлар үтәлгәннән соң йөкләмә бетерелә.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев