Чистайда сайлау участогында яңа өйләнешкән пар тавыш бирде
Алар өчен сайлаулар мөһим вакыйга
3нче номерлы гимназиядә урнашкан сайлау участогына яңа өйләнешкән Алинә һәм Тимур Сираевлар тавыш бирергә килде.
– Бу истәлекле көнне, сайлау көнендә, без хатыным белән анда катнашырга булдык һәм үз тавышларыбызны бирдек. Сайлаулар мөһим вакыйгаларның берсе, анда барырга кирәк дип саныйбыз, – диде Тимур Сираев.
Тавыш биргәч, алар, башкалар кебек үк, махсус беләзек алдылар. Ул бушлай музейларга бару мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев