Чистайда шәһәр Советының чираттагы 32нче утырышы узды
Утырышны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды. Көн тәртибендә өч мәсьәлә куелды.
Чистай районының Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова җир салымы һәм мөлкәткә салым буенча бурыч түләтү өчен яраксыз дип саналган өстәмә нигезләр турында хәбәр итте.
Чистай районы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова Чистай шәһәр Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр, шул исәптән 2024 елга шәһәрнең муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру программасы турында сөйләде. Доклад ясаучы милек исемлеген раслау турында да хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев