Чистайда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр
Яңа билгеләнеш турында муниципалитетта узган киңәшмә-планеркада Дмитрий Иванов хәбәр итте.
8 августтан Чистай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Айрат Хамматов билгеләнде.
Айрат Рөстәм улы чистайлыларга эшмәкәр, блогер, актив гражданлык позициясе булган кеше буларак билгеле. Махсус хәрби операция башланганнан бирле ул үзен гуманитар йөк формалаштыру белән шөгыльләнүче волонтер буларак күрсәтте, аны берничә тапкыр махсус хәрби операция бара торган зонага шәхсән алып барды.
Безнең белешмә:
Айрат Рөстәм улы Хамматов 1982 елда Чистай шәһәрендә туган.
Югары белемле. 2004 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен («Агросәнәгать комплексында идарә һәм оештыру», менеджмент) тәмамлаган.
Өйләнгән, өч баласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев