Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда шагыйрь һәм капитан Владимир Беловның исеме мәңгеләштерелде

Чистайда Владимир Белов истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы булып узды. Шагыйрь, капитан, укытучы-остаз Владимир Александрович Белов узган елның февралендә безнең арабыздан китте. Истәлек тактасын Елгачылар поселогында урнашкан Комсомольская урамы 5нче йортта куйдылар. Биредә ул озак еллар яшәгән.

Мемориаль тактаны тантаналы ачу чарасында аның туганнары, үзе йөргән «Ступени» әдәби берләшмәсе әгъзалары, укытучылык эшчәнлеге буенча хезмәттәшләре, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, флот ветераннары, күршеләре, дуслары катнашты.
— Әлеге тактаны урнаштыру идеясе белән җирле автор-башкаручы Алексей Артемьев чыкты. Аны «Елгачылар поселогы» 7нче территориаль-җәмәгать советы рәисе Татьяна Малхасян хуплады, — дип сөйләде китапханәче Елена Быкова әлеге чараны ачканда.
Истәлек тактасын әзерләүгә акчаны битараф булмаган чис­тайлылар, хезмәттәшләре, дуслары җыйган.
— Пермь суднолар йөртү компаниясенең берсе шактый зур суммада акча күчерде. Истәлек тактасын әзерләү һәм кую эшен чистайлы Максим Васин үз өстенә алды. Ул Чис­тайда реклама оешмаларының берсенә җитәкчелек итә. Ә тактаның эскизын шагыйрьнең туганнары эшләде, — дип билгеләп үтте Татьяна Малхасян.
Тактаны ачу хокукы Владимир Беловның кызы Ольга Васильевага һәм Татьяна Малхасянга бирелде. Ольга Владимировна әтисенең истәле­ген мәңгеләштерүгә өлеш керткән барлык кешегә олы рәхмәтен белдерде. Бу көнне хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары авызыннан Владимир Александрович турында бик җылы сүзләр яңгырады, истәлекләр яңартылды. Чарада катнашучылар аның Чис­тайга, елга флотына багышлаган шигырьләрен укыдылар. Елга һәм диңгезчеләр турында җырларны Николай Горелов башкарды.
Владимир Белов 1940 елның 27 гыйнварында Иваново өлкәсе Кинешемск районы Волжской авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби-һава көчләре Иваново махсус мәктәбенә укырга керә. Ел ярым укыганнан соң әлеге мәктәп бетерелә. Владимир өенә кайта һәм укуын күрше авыл мәктәбендә дәвам итә. Соңрак ул И. Кулибин исемендәге Горьков елга училищесына укырга керә. Чис­тайга 1961 елда юллама буенча килә. «Балахна» теплоходында рулевой-моторист булып, аннан соң «Березники», «Курган», «Волжский-26» судноларында капитан булып эшли.
Беренче сыйныфтан ук үзен стена газетасы редакторы итеп сайлаганнан соң шигырьләр яза башлый. Шуннан бирле ул иҗат итүдән туктамый. Иксез-чиксез елга киңлекләре аңа илһам бирә, иҗатка рухландыра.
Владимир Александро­вич­ның шигырьләре туган шәһәре­безгә, елгачы хезмәтенә, дуслыкка, Чистаебызның гүзәл табигатенә мәхәббәт белән сугарылган. Шулай ук Бөек Ватансугышына, солдатларыбызга, һәлак булганнарның тол хатыннарына, сугыштан соң туган ятим балаларга багышланган шигырьләре дә күп.
Соңгы вакытта Владимир Белов авыл хуҗалыгы техникумында эшләде, судно эшләре буенча дәресләр бирде.
Владимир Белов күп кенә бүләкләргә ия. Шуларның иң зурысы — 1976 елның 5 мартында Югары Совет Президиумы тарафыннан бирелгән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. Ул — Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев