Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда Ржавец аша күперне ремонтлауга керештеләр

Төзелеш-монтаж эшләрен 2027 елның ноябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла

Чистайда Красноармейская урамында Ржавец елгасы аша күперне ремонтлау башланды. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проект кысаларында алып барыла. Юл үткәргеченең озынлыгы 78 метрдан артык.

 

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта транспорт хәрәкәте урау юл буенча оештырылган. Объектта технологик юллар һәм төзелеш мәйданчыклары төзелгән, иске күпер конструкцияләрен сүтү эшләре башкарылган.

 

Төзелеш-монтаж эшләрен 2027 елның ноябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла.

 

«Күперләрне норматив хәлгә китерү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларының берсе булып тора, чөнки аларның торышы юл хәрәкәтендә катнашучыларның өзлексез һәм имин хәрәкәтенә, шулай ук социаль объектларның үтемле булуына турыдан-туры йогынты ясый», – дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев