Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Россия Герое Игорь Грудновка һәйкәл ачылды

Монумент Тегермән мәйданы микрорайонында урнаштырылды

Россия көнендә, 12 июньдә, Чистайда туган Россия Герое, генерал-полковник Игорь Сергеевич Грудновка һәйкәл ачу тантанасы узды. Монумент Тегермән мәйданы микрорайонында урнаштырылды

Һәйкәлне ачу тантанасында Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие вазифасын вакытлыча башкаручы генерал-лейтенант Сергей Просяник, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Казан гарнизоны хәрби прокуроры, юстиция подполковнигы Мунко Цыренов, шулай ук Игорь Грудновның Хабаровск һәм Краснодар өлкәләреннән килгән тол хатыны һәм кыз туганнары, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләр катнашты.

– Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм, Россия көнендә без Россия Герое, генерал-полковник Игорь Сергеевич Грудновка һәйкәл ачабыз. Без якташыбыз белән горурланабыз, аның турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак! – диде Дмитрий Иванов, бирегә җыелганнарны сәламләп.

Игорь Грудновка хөрмәт күрсәтергә хокук тәртибе гаскәрләре ветераннары, росгвардиячеләр – территориаль ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре, Советлар Союзы Герое С.Е. Кузьмин исемендәге кадет мәктәп-интернаты укучылары килде.

Ачу тантанасында катнашучылар һәйкәлгә истәлекле гирляндалар һәм тере чәчәкләр салдылар. Чараны музыкаль озата баруны Татарстан Республикасының атказанган артисты, майор Вадим Кравчук җитәкчелегендәге Росгвардиянең Казан полкы хәрби оркестры башкарды.

Россия Герое турындагы хәтерне аның кечкенә ватанында мәңгеләштерү турындагы карар агымдагы ел башында Татарстанның махсус ведомствоара комиссиясе утырышында кабул ителгән. Проект авторы – скульптор, Россия һәм Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы Алексей Щитов. Монумент постаментка урнаштырылган Игорь Грудновның бронза сыныннан гыйбарәт.

Генерал-полковник Игорь Грудновның тормыш юлы Ватанга риясыз хезмәт итүнең ачык үрнәге булып тора һәм хаклы рәвештә иң югары бәягә лаек. Ул 1958 елның декабрендә Чистайда туган. 1980 елда алтын медаль белән СССР Эчке эшләр министрлыгының Киров исемендәге Орджоникидзе Кызыл Байраклы югары хәрби команда училищесын, 1989 елда Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 2004 елда Россия Кораллы Көчләренең Генераль штабы хәрби академиясен тәмамлый. 1980 елдан СССР һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр идарәсендә командир вазифаларында хезмәт итә. Сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм Төньяк Кавказда террорчылык берләшмәләренә каршы көрәштә гаскәрләр белән оста җитәкчелек иткәне өчен 2000 елның 29 февралендә Россия Герое исеменә лаек була.

Игорь Сергеевич 2018 елның 11 октябрендә кинәт вафат булган. Ул Ростов-на-Дону шәһәрендә җирләнгән. Аның истәлегенә Хабаровск, Ростов-на-Дону, Пятигорск, Улан-Удэ һәм Владикавказда мемориаль такталар ачылган. Росгвардиянең Ил-76МД хәрби-транспорт самолеты Россия Герое исеме белән аталган.

Бу темага тулырак материалны «Чистай хәбәрләре» газетасында укыгыз, 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев