Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда ришвәтчелеккә каршы пропаганданы көчәйтергә кирәк

Чистай муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Товарлар сатып алганда, эшләр, хезмәтләр башкарганда ришвәтчел күренешләрне кисәтүгә, шулай ук муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру турында Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Дамир Сабирҗанов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, ришвәтчелеккә каршы тору һәм әлеге өлкәдә башка хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә ведомство даими игътибар бирә.

— Анализлана торган чорда Чистай районара тикшерү бүлегендә муниципаль район территориясендә кылынган 7 ришвәтчелек юнәлешендәге җинаять буенча 4 җинаять эше кузгатылды. Агымдагы елның узган чорында судка ришвәтчел җинаятьләр турында 4 җинаять эше җибәрелде, — дип сөйләде Дамир Камил улы.
Үз чыгышында юстиция полковнигы барлык хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарының ришвәтчелеккә каршы тору буенча уртак эшне активлаштыру, уртак киңәшмәләрдә тиешле мәсьәләләрне һәм үзара хезмәттәшлек итү практикасын булдыру кирәклеген ассызыклады.

— Дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланганда ачыкланган хокук бозулар турында барлык кызыксынулы органнар арасында даими рәвештә үзара мәгълүмат алмашуны тәэмин итәргә кирәк. Контроль-күзәтчелек органнарына кирәкле очракларда тикшерүчеләрне мондый тикшерүләргә вакытында җәлеп итү һәм ачыкланган хокук бозуларга юридик бәя бирү өчен оператив хезмәтләргә һәм тикшерү бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, — диде Дамир Сабирҗанов.

Утырышның көн тәртибендәге икенче пункты массакүләм мәгълүмат чараларында ришвәтчелеккә каршы теманы яктыртуга кагылды. Бу мәсьәлә буенча «Татмедиа» АҖ филиалының «Чистай-информ» җитәкчесе — «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова чыгыш ясады. Ул район газетасында ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге материаллар урнаштыру турында сөйләде.

— Агымдагы елның гыйнварыннан июленә кадәр «Чистопольские известия» һәм «Чистай хәбәрләре» газеталарының 25әр саны дөнья күрде. Аларда әлеге темага 24 материал басылып чыкты. Бу, нигездә, Чистай районында ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышларыннан алынган материаллар, районда ришвәтчелеккә каршы тематикага үткәрелгән конкурслар һәм чаралар турында мәгълүмат. Шулай ук без муниципалитетка газетаның һәр санында район һәм шәһәр Советлары утырышларыннан материаллар бастырып чыгару өчен түләүсез нигездә бер газета бите тәкъдим итәбез, — дип аңлатты Наталья Николаевна.

Җирле үзидарә органнарының мәгълүмати ачыклыгы һәм Чистай районы җирле үзидарә органнарының массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган ришвәтчелек күренешләре турындагы мәгълүматны мониторинглау нәтиҗәләре турында массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Илфат Мәгыйзов хәбәр итте.

Район Советының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Илсөяр Садриева муниципаль район җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актларга һәм норматив-хокукый актлар проектларына ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрү эшен оештыру һәм нәтиҗәләр турында сөйләде.
Утырышка Эдуард Хәсәнов йомгак ясады.

— Районда гамәлдә булган ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру программасы нигезендә җирле үзидарә органнары, бюджет учреждениеләре планлы нигездә ришвәтчелеккә каршы кисәтү чаралары үткәрәләр. Әмма социаль челтәрләрдә, мессенджерларда ришвәтчелеккә каршы пропаганданы тагын да активрак кулланырга кирәк дип саныйм. Шулай ук бу тема буенча балалар һәм яшьләр белән кисәтү чаралары үткәрүне дәвам итәргә кирәк, — дип йомгак ясады Эдуард Рөстәм улы.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев