Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшләрне тикшерделәр

Район башлыгы Дмитрий Иванов ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды

Ришвәтчелеккә каршы тору буенча координация эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Ул муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.

 

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе ришвәтчелекнең торышы турында сораштыру булды – аны яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Дамир Хәсәнов тәкъдим итте.

 

Ул бу елның март аенда 18-35 яшьлек кешеләр: студентлар, предприятие һәм уку йортлары хезмәткәрләре арасында социологик сораштыру үткәрелүен хәбәр итте.

–Сораштыру нәтиҗәләре буенча яшьләрне бигрәк тә хезмәт хакларының түбән, кибетләрдә бәяләрнең югары булуы, эшкә урнашу проблемалары, шәһәрдә җәмәгать транспорты һәм торак- коммуналь хуҗалык өлкәләрендә эшләрнең начар торышы борчый, – дип сөйләде Дамир Мансур улы.

Ришвәтчелеккә каршы көрәштә республиканың гамәлдәге эшләре дип респондентлар ришвәтчелеккә каршы суд эшләрен, ришвәтчелектә фаш ителгән вазифаи затларны эшләрдән азат итүне, чиновникларның чыгымнарын контрольдә тотуны атадылар.

 

Сораштыру күрсәткәнчә, узган елгы тест нәтиҗәләре белән чагыштырганда, быел шәхсән ришвәтчелек белән очрашкан кешеләрнең өлеше 15 проценттан 12 процентка кадәр кимегән, ә очрашмаучылар саны күбәйгән – ул 88 процент. Сораштырылучылар ришвәтчелек белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы дип җәзаларны катгыйландыруны (35 процент), дәүләт органнарының үтә күренмәлелеген күтәрүне, җәмәгать контролен көчәйтүне (18 процент) һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруны атады.

 

Муниципаль властьларның ришвәтчелеккә каршы эше турында мәгълүматны яшьләр иң элек массакүләм мәгълүмат чараларыннан алалар. Һәр өченче респондент җәмәгать урыннарында плакатларда яисә лозунгларда ришвәтчелеккә каршы мәгълүматны күргән.

 

Дамир Хәсәнов билгеләп үткәнчә, әлеге бүлек муниципаль ришвәтчелеккә каршы программа кысаларында планлы эш алып баруын дәвам итә, ә сораштыру нәтиҗәләре яшьләр фикерен исәпкә алып төзәтмәләр кертергә ярдәм итә.

 

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова муниципаль мөлкәт белән эшләр: участок һәм мөлкәт арендасы, күчемсез милекне сату буенча аукционнар турында сөйләде.

 

Ул 1 июньгә 644 аренда килешүе гамәлдә булуын хәбәр итте.

 

Ришвәтчелекне кисәтү өчен Палата хезмәтләре күпфункцияле үзәккә тапшырылды. Палата кабул иткән документлар прокуратурада ришвәтчелеккә каршы экспертиза үтәләр.

 

Мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова балалар бакчаларына кайнар ашны оештыру һәм азык-төлек илтү, бухгалтерлык исәбе мәгълүматлары буенча туклану продуктларын исәпкә алу һәм исәптән чыгаруның дәлилләнгән булуы хакында сөйләде.

 

Ул системаның төгәл төзелгән булуын: товар белән тәэмин итеп торучыга гариза җибәрүдән алып, әзерләнгән ризыкның бала өстәленә килеп җиткәнчегә хәтле юлы төгәл билгеләнгән булуын хәбәр итте. Докладчы моңа ирешергә мөмкинлек бирүче дәлилләнмәгән исәптән чыгару фактлары һәм механизмнар булмауга акцент ясады.

 

Ата-аналар да туклану мәсьәләсен контрольдә тоталар. 2026 елның беренче кварталында ата-аналар җәмәгатьчелеге 2232 тикшерү үткәрде, шуларның 98 проценты уңай бәя алдылар.

 

Мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Япаева мәдәният учреждениеләренең күләмле чаралар үткәргән вакытта ничек итеп ришвәтчел куркыныч адымнарга юл куймаулары һәм эчке финанс контроле оештырулары турында хәбәр итте.

 

Һәр вакыйга алдыннан кирәкле товарлар һәм хезмәтләр исемлеге формалаша, барлык чыгымнар катгый рәвештә смета буенча үтә. Сатып алулар муниципаль контрактлар һәм килешүләр аша тормышка ашырыла – бу исә бюджет акчаларын максатсыз файдалануны юкка чыгара.

Утырышны тәмамлап, Дмитрий Иванов барлык катнашучыларны ришвәтчелеккә каршы эшчәнлекне һәм күрелгән чаралар турында халыкны мәгълүматлы итү буенча системалы эшне дәвам итәргә чакырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев