Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда ришвәтчелек турында ничек хәбәр итәргә: башлык ярдәмчесе аңлата

Ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре җирле властьлар контролендә кала. Башлыкның ришвәтчелеккә каршы тору буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов район халкына бу күренешне танып белергә һәм үзеңнең хокукыңны яклап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

- Ришвәтчелек ул ришвәт алу гына түгел, ә үз вазифаи урыныңны  җәмгыять мәнфәгатьләренә каршы куллану да, дип билгеләп үтте Алексей Ефимов.   Әлеге явызлык белән көрәш һәр гражданин катнашында гына  нәтиҗәле, шуңа күрә гамәлләрнең алгоритмын  белү мөһим.

Әгәр дә сез вазифаи хәленнән явыз нияттә файдалану фактына юлыккансыз икән, язма яисә телдән  теләсә кайсы полиция бүлегенә яисә прокуратурага гариза бирә аласыз. Шулай ук барлык оешмалар  стендларында  «телефоннар» һәм «ышаныч тартмалары» эше турында  мәгълүмат урнаштырылган.

 

Чистайда яшәүчеләр өчен  элемтәнең махсус каналлары бар:

«Ышаныч тартмалары»  ТР  Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Чистай территориаль органы бинасының баскыч мәйданчыгында, Галактионов урамындагы поликлиниканың  беренче катында, күппрофильле функциональ үзәктә (МФЦ), шәһәр вузларында урнашкан.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең  «Ышаныч телефоны» тәүлек әйләнәсе эшли:  + 7 (987) 296 68 93

Ришвәтчелек фактлары турында  полициягә 02, 102 номерлары буенча, шәһәр телефоныннан 5 -01-77 номерыннан шалтыратырга мөмкин.

Уяу булыгыз – сезнең шалтырату районны  гаделрәк итәргә  ярдәм итәчәк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев