Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов сәяси фикерләре белән уртаклашты һәм җитәкчеләрнең сорауларына җавап бирде

«Чистай» мәдәни үзәгендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов предприятие һәм оешма җитәкчеләре, мәгариф тармагы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр белән очрашты.

Хәзерге чынбарлыкта, шулай ук санкцияләр кертелгәннән соң, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр катлаулы хәлдә калдылар. Чистайга эш сәфәре белән килгән Олег Морозов сорауларга җавап бирү, махсус хәрби операция үткәрелү турындагы фикерләре белән уртаклашу өчен алар белән очрашты.

– Вакыт сайлаучылар белән аралашуның башка формаларын үтәргә мәҗбүр итә. Күп кенә законнар, соңгы айларда кабул ителгән алардагы үзгәрешләр Украинаның көнчыгышындагы вакыйгаларга бәйле. Махсус хәрби операция башлангач, безнең өчен гадәти нәрсәләрнең күбесе, гамәлдә булган законнар яңа шартларда үзгәрергә тиеш икәне аңлашылды, чөнки безнең илгә карата санкцияләр кертелде һәм, әлбәттә, бу безнең икътисадка йогынты ясамыйча калмады. Бүген алардан килгән зыян тәэсир итмәгән бер генә тармак та юк. Әмма оппонентлар хата җибәрде – алар безнең икътисади нигезнең ныклыгын исәпкә алмадылар, – дип белдерде Олег Викторович.

Спикер ассызыклаганча, безнең армия – дөньяда иң көчлеләрнең берсе. Әмма чынбарлык иң кыю фаразлардан да куркынычрак.

– Әйе, армия дөньяда иң көчлеләрнең берсе. Әйе, корал заманча. Әмма практикада, ә безнең очракта сугыш кырында барлыкка килгән вәзгыять күпкә катлаулырак булып чыга. Бүген «элитабыз»ның бер өлеше чит илгә качты, үз иленең ярдәменнән баш тартты. Әмма мин шуңа гаҗәпләнәм: бу «элита» безнең белән яшәде бит? Махсус хәрби операция булмаса, бу кешеләр безнең арада яшәрләр, безнең акрынлап бетүебез турында хыялланырлар иде, – дип фикер йөртә депутат.

Сөйләшүгә катнашучылар кушылды. Актуаль темага район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов сорау бирде.

– Без массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм кешеләрнең сүзләреннән өлешчә мобилизация барышында кайбер яшьләрнең Россия Федерациясеннән читтә булуын беләбез. Закон чыгару инициативасы хокукына ия зат буларак, сез бу мәсьәләне, аерым алганда хәрби хезмәт, хәрби бурычлы, эш бирүчеләр белән җайга салу кирәклеген күрәсезме?

– Берничә атна элек Дәүләт Думасы утырышында саклану министрының беренче урынбасары Николай Панков хисап тотты. Ул мобилизациянең барлык аспектлары, аерым алганда, без кичергән авырлыклар турында ачыктан-ачык сөйләде. Фикер йөртсәк, без 1941 елдан соң илдә мобилизация үткәрмәдек, күнекмәләрне югалттык. Әйе, җыемнар үткәрелде. Әмма хәзер куркыныч чынбарлыкка әйләнде! Мобилизацияне нәтиҗәле үткәрергә комачаулый торган нәрсәләр өстендә эшләргә һәм кеше хокукларын бозмаска, системаны җайга салырга кирәк. Хәзер без башка дөньяда яшибез, безгә карата беркем дә йомшаклык күрсәтмәячәк.

– Илдән китеп баручылар белән нәрсә булачак?

– Кулларында чакыру кәгазе була торып китүчеләр Җинаять кодексы маддәсенә эләгәләр. Әгәр алар кире кайтсалар, алар белән хокук саклау органнары эшләячәк. Әмма киткән ир-егетләрнең күбесенең кулында чакыру кәгазе юк иде. Чынлыкта, алар законнарны үтәүче гражданнар.
Спорт турында да сөйләштеләр. Сөйләшүгә «Лидер» спорт комплексы директоры, шәһәр Советы депутаты Венера Уразгильдиева кушылды.

– Халыкара ярышларга чыгуны тыю мәсьәләсе ничек хәл ителә? Безнең территориядә спорт исемнәре бирү белән альтернатив ярышлар перспективасы бармы? – дип мөрәҗәгать итте Венера Фоат кызы.

– Бүген безне беркем дә Европага да, Америкага да кертмәячәк. Әлеге мәсьәлә башкача хәл ителер дип уйламагыз да. Юл ябык. Ил эчендә спортны үстерергә һәм санкцияләргә кушылмаган илләр катнашында альтернатив халыкара эре ярышлар үткәрергә кирәк, – дип җавап бирде Олег Морозов.

Очрашуда төрле характердагы мәсьәләләр каралды. Олег Викторович шуларның кайберләрен федераль дәрәҗәдә фикер алышу өчен игътибарга алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев