Чистайда подъездга ут төрткәннәр
...
Узган атнада Чистайда бер янгын чыкты. Бу хакта Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр. Янгын 24 август көнне Энгельс урамындагы 34нче йорт подъездында чыккан.
— Янгын сүндерү сагына хәбәр 16 сәгать 10 минутта килде. Урынга 67нче номерлы янгын сүндерү частенең кизү тору каравылы бара. Янгын нәтиҗәсендә күп фатирлы йортның подъездына зыян килә. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе — ут төртеп чит кешенең милеген белә торып юк итү яки зарарлау, — дип аңлатма бирде бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
Ведомствода халыкны уяу һәм ут белән эш иткәндә сак булырга, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев