Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Победа» челтәренең өченче кибете ачылды

Сәгать заводы микрорайонында Энгельс урамы, 100 адресы буенча «Победа» дискаунтерлар челтәренең яңа кибете ачылды.

Ачылу тантанасына кибет ак һәм кызыл төстәге шарлар белән бизәлгән иде. Ишек төбендә аниматорлар басып торды. Алар балаларга сораулар бирделәр, ә җаваплар өчен тәм-томнар (туңдырма, печенье, кәнфит һәм башкаларны) өләштеләр. Кызыл төстәге киемдә килүчеләргә дә бүләкләр бирелде. Шулай ук иң озын чекка конкурс булды.

Кибет уңайлы урында: торак йортлар янында урнашкан, шуңа күрә чистайлыларга азык-төлек алырга ерак йөрергә кирәк булмаячак. Эш режимы 8дән 20 сәгатькә кадәр. Өстәвенә, транспорт чараларында килүчеләр өчен дә уңайлы, машина кую урыны бар. Кибет эче иркен, сумкаларны куеп тору өчен тартмалар бар. Интерьер гади бизәлгән, кибеттә витриналар аз, товарлар (сөт продукциясе һәм ипидән кала), нигездә, кәгазь тартмаларда тора, биредә бәяләр кулай.

— Без яшәгән йорт янында шундый кибет ачылуы бик уңайлы. Хәзер монда гына йөреячәкбез. Кирәкле азык-төлеккә: ипи, сөт һәм башкаларга бәя гадәти кибетләргә караганда түбәнрәк. Без шулай ук тәм-томнар да яратабыз, аларны монда сатып алу безгә отышлы булачак, — дип уртаклашты Әмир Кәримов.

Хезмәткәрләр даими хәрәкәттә: киштәләрдә товар запасын тулыландырып торырга туры килә. Сатып алучылар үз кәрзиннәрен тиз тутыралар, бәяләрне тикшерәләр һәм чагыштыралар, «Победа» белән акчаны янга калдырырга мөмкин дигән нәтиҗәгә киләләр.

— Миңа яшелчәләрне маринадлау өчен банка капкачлары кирәк иде. Хәзер бу актуаль. Мин берничә кибетне әйләнеп чыктым һәм «Победа» кибетендә тукталдым. Биредә 50 данә 147 сум тора, бу башка кибетләрдәге бәяләрдән 2-3 тапкырга арзанрак, — дип билгеләп үтте пенсионер ханым Анна Герасимова.
Беренче көнне үк кибеткә килүчеләр күп булды, чөнки бәяләр чыннан да күзне иркәли. Товарлар төрлелеге артык күп булмаса да, монда барлык кирәкле әйберләр бар. Иң мөһиме, алар сыйфатлы, чөнки алар бүлү пунктыннан алып кибет киштәләренә кадәр катгый контроль үтәләр.

Анастасия һәм Александр Поляковлар гаиләсе «Победа» кибетенең тагын бер уңай ягын билгеләп үттеләр. Анастасия җиләк-җимешләрне җентекләп сайлап, пакетка тутырды.

— Биредә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне отышлы бәядән сайлап алу мөмкинлеге бар. Товарны тиз сатып алып бетерәләр, шуңа күрә киштәләр яңалары белән тулыланып тора. Минем күзем кивига төште. Ул монда зур һәм өлгергән, иң мөһиме — кыйммәт түгел. Бер килограммы 150 сум тирәсе. Җиләк-җимеш матур күренә. Тиз алып бетерәчәкләр, шуңа күрә мин дә сатып алырга ашыктым, — дип уртаклашты яшь кыз.

— «Победа» — кибет-азык-төлек склады форматы. Намуслы һәм аңлаешлы бәя товарларның турыдан-туры җитештерүчеләрдән кайтарылуы белән бәйле. Бездә катлаулы акцияләр һәм рекламалар юк. Безнең өчен бренд түгел, ә товарларның сыйфаты мөһим. Өстәвенә, аларның күбесе җирле җитештерүчеләрдән. Кибеттә ассортимент киң һәм аңлаешлы. Без сатып алучыларның үзләре өчен кирәкле әйберләрне табуларына һәм канәгать калуларына шатбыз, — дип билгеләп үтте кибет директоры Галина Сухарева.

Кибет Энгельс урамы, 100 адресы буенча көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Реклама

 ҖЧҖ “ТК Лето”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев