Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда пенсионер хатын-кызны алдаганнар

...

«Әни, мин авариягә эләктем, миңа ашыгыч рәвештә акча кирәк»… Мошенниклар намуслы гражданнардан алдап акча алганда сөйләшүне нәкъ менә шундый сүзләрдән башлыйлар.
Бу хәлгә 70 яшьлек чистайлы да юлыккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.

Пенсионер ханымның стационар телефонына үзен кызы дип атаган хатын-кыз шалтыраткан. Телефон трубкасына елый-елый ул кешеләр зыян күргән авариядә гаепле булуын, хәзер аңа җинаять җаваплылыгы янавын, эш судка барып җитмәсен өчен, ашыгыч рәвештә акча кирәклеген хәбәр итә.

— Шуннан соң телефон трубкасын ир-ат ала, ул үзен полиция хезмәткәре итеп таныштыра. Ул куркып калган пенсионер ханымнан кызына карата җинаять эше кузгатмас өчен 800 мең сум акча сорый. Кызының 100 мең сум түләгәнен, тагын 700 мең сум кирәк булуын әйтә. Өйдә пенсионерның 635 мең сум акчасы була, ул аларны биреп җибәрергә ризалаша. Мошенникларга бу да җитәрлек булып чыга, алар акчаны подъездда көтеп торган курьерга биреп җибәрергә кушалар, — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Хатын-кыз акчаны биреп җибәргәч, туганнарына шалтыраткан. Аны мошенниклар алдаганын аңлап, полициянең кизү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев