Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда педагогларның август киңәшмәсе узды

Бу уку елында мәктәп программасында яңа мәҗбүри фәннәр барлыкка киләчәк

Яңа уку елы алдыннан Чистай районы мәгариф хезмәткәрләре зур педагогик киңәшмәгә җыелдылар. Гадәткә кергән август киңәшмәсе «Чистай» мәдәни үзәгендә узды. Районыбызның мәгариф оешмаларында 16 августтан 22сенә кадәр, әлеге киңәшмә алдыннан фән секцияләре, «түгәрәк өстәл»ләр, семинарлар, эшлекле уеннар, мастер-класслар үткәрелде.
Август киңәшмәсе эшендә районның педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре, Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан кунакларга һәм катнашучыларга педагогик эшчәнлектә кулланыла торган технологияләр, тармактагы төп казанышлар, эшнең яңа юнәлешләре турында сөйләүче күргәзмә күрсәттеләр. Үз стендларын мәктәпләр, балалар бакчалары, һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары тәкъдим иттеләр.
Педагогик киңәшмәнең пленар өлеше тамаша залында узды. Хөрмәтле урыннарда — берничә буын чистайлыларны тәрбияләүгә һәм укытуга бәһасез өлеш керткән, сайлаган һөнәрләренә тугры калган педагогик хезмәт ветераннары. Аларга рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Зал яшь педагогларны да җылы каршы алды. Быел район мәгариф хезмәткәрләренең зур коллективы 8 укытучы һәм тәрбиячегә тулыланды, алар беренче тапкыр белем бирү оешмалары сыйныфларына һәм төркемнәренә керәчәкләр.
Быел август киңәшмәсенең темасы болай яңгырады: «Мәгариф һәм тәрбия стратегиясенең бердәмлеге — өстенлекләр һәм төп юнәлешләр». Бу темага җентекле доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары — мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова чыгыш ясады.

Районда 42 балалар бакчасы, 31 мәктәп һәм бер өстәмә белем бирү учреждениесе, шулай ук 3 һөнәри белем бирү учреждениесе һәм югары уку йортларының 2 филиалы эшли.

Ольга Вадимовна быел 25нче номерлы балалар бакчасына һәм 16нчы номерлы мәктәпкә, 1, 2 нче номерлы гимназияләрдә һәм Татар Баганалысы мәктәбендә азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясалуы турында сөйләде. Шулай ук тугызынчы «Үсеш ноктасы» ачылды. Чыгыш ясаучы ассызыклаганча, инфраструктураны яңарту буенча барлык эшләр «Мәгариф» милли проекты кысаларында алып барыла.
Ул шулай ук мәктәпләрдә бердәм белем бирү киңлеге принциплары, дәреслекләрне яңарту, педагогик эшчәнлектә тәнкыйди фикерләүне, цифрлы грамоталылыкны һәм иҗади күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итүче мультимедиа системаларын һәм ясалма интеллектны куллану, укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү турында сөйләде.
— Күз уңында — үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү һәм Россиянең рухи-әхлакый кыйммәтләре традицияләрен ныгыту. Шуңа бәйле рәвештә, яңа уку елында мәктәп программасына яңа мәҗбүри фәннәр: иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау, Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре кертелде. Төп хезмәт күнекмәләрен формалаштыру һәм хезмәт нәтиҗәләренә хөрмәт күрсәтү максатыннан, укучыларга хезмәт тәрбиясе кертелә, «Технология» фәне «Хезмәт» фәненә алыштырыла, — диде Ольга Купцова.
Ольга Вадимовна сүзләренә караганда, бердәм белем бирү киңлеген булдыруда белем бирү сыйфатын мониторинглау әйдәүче булып тора. Аның нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре элеккечә үк дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре булып тора.
— Узган уку елында 235 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырды. Имтиханнар йомгаклары буенча 100 баллы алты нәтиҗә алынды, шулардан 1нче лицей һәм 3нче гимназияне тәмамлаучы ике укучы 2шәр максималь нәтиҗә алды. Шулай ук 135 югары баллы нәтиҗә алынды. Без укучыларыбыз һәм аларны әзерләгән укытучылар белән горурланабыз, — диде Ольга Купцова.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе 2023 елга карата БДИның уртача балларының сыйфат күрсәткечләренә анализ ясады.
— Әдәбият, химия, математика, физика, биология, информатика буенча уртача баллның сыйфат күрсәткечләре күтәрелде, география, тарих, рус теле, җәмгыять белеме, инглиз теле буенча түбәнәйде. Безгә җентекле анализ ясарга һәм уртача баллның түбәнәю сәбәпләрен ачыкларга кирәк, —
дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Ольга Купцова.

Узган уку елында 41 чыгарылыш укучысы «Укуда аерым уңышлары өчен» I дәрәҗә (алтын) медаль һәм 32 чыгарылыш укучысы «Укуда аерым уңышлары өчен» II дәрәҗә (көмеш) медаль алды.

Ольга Купцова мәктәп укучыларының олимпиада хәрәкәтендә уңышлы катнашуы, милли мәгарифнең сыйфатын күтәрү эшләре һәм башкалар турында да сөйләде.
Мәктәпкәчә белем бирү турында сөйләгәндә, чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 2024 елда төп тенденцияләрнең берсе — заманча технологияләр белән балаларның багланышларын тирәнәйтү.
— Балалар бакчаларында башлангыч мәктәп һәм инженер сыйныфлары эше белән дәвамчанлык кысаларында «Кечкенә остазлар мәктәбе», «Иртәгә инженерлар», «Робомастер» проектлары гамәлгә ашырыла. Балалар телевидениесе студияләре, мультстудияләр, легостудияләр эшли, — дип сөйләде мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Инклюзив белем бирүгә аерым игътибар бирелә, аның кысаларында махсус ихтыяҗлары булган балалар җайлаштырылган белем һәм уку процессында индивидуаль ярдәм ала.
Ольга Купцова кадрлар әзерләү мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде. Районның мәгариф учреждениеләрендә быелның 1 сентябренә 65 яшь белгеч эшләячәк (2023 елда алар 57 иде).
— 2016 елдан башлап районыбызның гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар республиканың педагогика югары уку студентларына максатчан стипендия ярдәме күрсәтүдә актив катнашалар. Бүген бездә 20 студент педагогика вузларында белем ала, — диде Ольга Вадимовна.
Елның мөһим нәтиҗәләренә анализ ясап, мәгариф идарәсе башлыгы тулаем алганда аның нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.
— Уку елы башланыр алдыннан барлык мәгариф оешмалары коллективларына белем бирү сыйфатын камилләштерүгә һәм аның көндәшлеккә сәләтен тәэмин итүгә юнәлтелгән тырышлыклары, педагогларның һәм аларның укучыларының кечкенә һәм зур җиңүләре өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез, — дип йомгак ясады Ольга Купцова.
Өстәмә докладлар белән кайбер мәгариф оешмаларының җитәкчеләре һәм педагоглары чыгыш ясады. Алар мәгариф оешмасы корпоратив культурасының командалы якын килүен һәм коммуникатив моделен гамәлгә ашыру, милли мәктәпкәчә белем бирү, «Хезмәт» һәм «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» яңа фәннәр, «Алдынгылар хәрәкәте» эше һәм башкалар турында сөйләделәр.
Шулай ук киңәшмәдә балаларның юл-транспорт имгәнүләре мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу темага мәгълүмат белән Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин чыгыш ясады.
Август киңәшмәсе алдынгы педагогларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев