Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда өч объектта капиталь ремонт бара

«Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә, 16нчы номерлы урта мәктәптә һәм «Йолдызкай» 25нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт башланды, — дип хәбәр ителә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә «Восток» мәдәни-ял итү үзәге бинасында ремонт эшләре бара. Соңгы тапкыр аны егерме ел элек төзекләндергән булганнар. Бина1959 елда төзелгән.
Биредә 158 миллион сумнан артык суммага түбә алыштырылачак һәм фасад тәртипкә китереләчәк. Шулай ук планнарда — электр, сантехника җиһазларын һәм җилләткечләрне монтажлау, видеокүзәтү һәм янгын сүндерү системаларын урнаштыру, интерьерны яңарту. Проектны гамәлгә ашыру «Бердәм Россия» халык программасы тарафыннан каралган.
25нче номерлы балалар бакчасында соңгы тапкыр ремонт 2015 елда үткәрелгән. Ул вакытта тәрәзәләр куелган, идән өслеге һәм ашханә интерьеры яңартылган булган.
Быел электр челтәрләрен ремонтлау, түбә, җилләтү һәм янгын сүндерү сигнализациясе системаларын төзекләндерү, видеокүзәтү камералары урнаштыру, ишек һәм тәрәзәләрне алыштыру, шулай ук бина янындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
Капиталь ремонт «Мәгариф» милли проекты һәм партиянең халык программасы кысаларында үткәрелә. Эшләрнең смета бәясе 23 миллион сумнан артып китә.
Шулай ук 16нчы номерлы урта мәктәптә дә капиталь ремонт ясала. Ул «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырылган. Эшләрнең смета бәясе 128 миллион сумнан артык. Проект җылыту һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен монтажлауны, түбә һәм фасадны яңартуны, янгын сүндерү сигнализациясен урнаштыруны һәм биналарның эчке бизәлешен күздә тота. Мәгариф учреждениесен ремонтлау «Бердәм Россия» халык программасына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев