Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда наркотиклар сатарга маташкан казанлыларны иректән мәхрүм иттеләр

Чистай шәһәр прокуратурасы Казанда яшәүчеләргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Алар РФ ҖКның 30нчы маддәсенең 3нче өлешендә, 228.1 маддәсенең 4нче өлеше «г» пунктында (зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сатарга омтылу), 30нчы маддәсенең 3нче өлешендә, 228.1 маддәсенең 3нче өлеше «б» пунктында (наркотик матдәләрне законсыз сатарга омтылу) каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип табылдылар.
— Судта ир-ат белән хатын-кызның наркотикларны законсыз сату максаты белән җинаятьчел төркемгә берләшүе ачыкланды. 2023 елның августында гаепләнүче гомуми массасы 50 граммнан ким булмаган бер зур төргәктә наркотик сатып алган, аны законсыз рәвештә үзендә саклаган, — дип сөйләде Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина. — Аннары алар наркотикларны кечкенә дозаларга төргәннәр, 44 төргәк килеп чыккан һәм Чистайда сатарга теләгәннәр.
Моннан тыш, гаепләнүче үзенең кесә телефоны өстенә 0,3 граммнан да ким булмаган наркотикны хатын-кыз белән бергә куллану өчен сипкән.
Әмма соңрак аларның эшчәнлеге хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла һәм наркотиклар тартып алына.
— Экспертиза күрсәткәнчә, тикшерүгә тәкъдим ителгән матдәләр составында «мефедрон» дигән наркотик матдә булган. Матдәләрнең гомуми массасы 40,17 грамм тәшкил итә, аны гаепләнүчеләр сатарга маташкан, — дип билгеләп үтте Чулпан Фоат кызы.
Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныган. Суд ир-атка 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү, җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә, хатын-кызга 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү, җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтүне билгели. Суд карары законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев