Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда наркологик вәзгыять турында сөйләштеләр

Шәһәр хакимияте хезмәткәрләре катнашында наркология һәм онкология хезмәтләре эшләре буенча күчмә комиссия утырышы булды.

— Күчмә комиссия утырышы план буенча Чистай муниципаль районында наркологик вәзгыятьне яхшырту өчен үткәрелә. Әлеге юнәлештә мониторинг һәм зур эш башкарыла, — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов. — Бүгенге утырышның максаты — әлеге проблеманы тикшерү, медицина хезмәткәрләре даими мәсьәләләрне чишә алсын өчен грамоталы ведомствоара уртак хезмәттәшлек итү. Чистайда наркология хезмәте наркологик кабинеттан һәм 2 урынга исәпләнгән көндезге стационардан тора. 1 табиб-нарколог, 3 шәфкать туташы эшкә урнаштырылган. Тагын бер табиб-нарколог җитешми. Бу мәсьәлә хәл ителә.

Үзәк район дәваханәсендә наркология кабинетында табиб-наркологта 611, кисәтү бүлегендә 124, психоактив матдәләргә бәйлелек диагнозы һәм билгесе белән 117 кеше исәптә тора. Шулай ук табиб кушуыннан башка наркотик матдәләрне артык күп куллану диагнозы белән 80 кеше, алкогольне шулай ук артык күп куллану диагнозы белән 42 кеше профилактик исәптә тора.

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәнифов наркология һәм онкология хезмәтләренең эш нәтиҗәләре һәм үткәрелгән чаралар турында хәбәр итте.

— «Аеклылык ноктасы» программасы кысаларында эш алып барыла. Түбән Кама диспансеры белән берлектә 8 кеше планлаштырылган иде, шуларның 4се программага кертелгән. Социаль-куркыныч гаиләләрдәге ата-аналар тернәкләндерү һәм дәвалау үттеләр. Наркотик матдәләр кулланучы кешеләр закон кушканча наркологта булырга тиешләр, алар югалган социаль күнекмәләрне ярдәмгә алалар. Табиб-наркологка мохтаҗ булучы кешеләрне ачыклау максатыннан, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләргә тикшерү үткәрелде, — дип уртаклашты Илдар Фәрит улы.

Баш табиб шулай ук проблемалар һәм районда наркологик вәзгыятьне яхшырту турында да әйтеп үтте.

— Медицина ярдәменнән кешеләрнең баш тартуы иң төп проблема булып тора. Алкоголь яисә наркотик кулланучы кешеләр еш кына диспансеризация үтүдән баш тарталар. Шунысына игътибар юнәлтәсем килә, пациентларның әхлаксыз тормыш алып барулары аларга сәламәтлек торышын төгәл белергә мөмкинлек бирми, — дип билгеләп үтте Илдар Хәнифов. — Без әлеге төр гражданнар белән уртак хезмәттәшлек итү өчен эшче төркем төзү турында сүз алып барабыз. Эчке эшләр министрлыгы, махсус хезмәтләр, мәшгульлек үзәкләре белән бергәләп өй саен йөреп чыгулар оештырырга уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев