Чистайда Наилә Нигъмәтҗанованың картиналар күргәзмәсе ачылды
Ел саен уздырыла торган «Музейлар төне» акциясе үткән вакытта безнең шәһәрдә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Наилә Нигъмәтҗанованың «Кагылу» күргәзмәсе ачылды. Чара шәһәр тарихы музеенда кунакларны югары мәдәнияткә җәлеп итү максатыннан уздырылды.
Башта программаның тантаналы өлеше булды. Тере музыка яңгырады. Рәссамга теләкләр әйттеләр, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр бирделәр.
Шуннан соң күргәзмәне ачу тантанасы башланды. Символик тасманы кистеләр һәм кунаклар, картиналарны карый-карый, зал буйлап таралыштылар. Чистай сурәтләнгән картиналар иң җылы булып күренделәр. Шәһәрнең барлык архитектура корылмалары һәм урамнары күңелгә шундый якын һәм таныш икән. Ә натюрмортлар шулкадәр реалистик булып күренделәр, хәтта картинада сурәтләнгән ризыкны алып ашыйсы килде. Тәрәзә төбендә йонлы песи сурәтләнгән картина да кызыксыну уятты. Хайваннарны яратучылар, һичшиксез, бу иҗат җимешен карамыйча узып китмәячәкләр. Песи моңсу күзләре белән: «мине сыйпагызчы» – дип дәшәдер кебек тоела.
Тамашачылар картиналар караган арада, без рәссам Наилә Нигъмәтҗанова белән аның иҗади эшчәнлеге турында сөйләштек.
– Бүгенге күргәзмәгез нәрсәгә багышланган? Нинди эшләр тәкъдим ителгән?
– Бу минем юбилей күргәзмәм. Анда башлангыч иҗатымнан алып бүгенге көнгә кадәр төрле характердагы эшләр тәкъдим ителә. Шулай итеп, минем юлымны, иҗатта нәрсә булганын, фикерләремне, идеяләремне, планнарымны, нәрсәгә омтылуымны күзәтеп була. Биредә минем барлык эшләрем дә күрсәтелмәгән. Без кайберләрен генә сайлап алдык.
– Сез, гадәттә, нинди жанрда картиналар язасыз?
– Минем өчен билгеле бер жанрны сайлап алу авыр, чөнки холкым буенча мин күпкырлы шәхес. Пейзажларны да, натюрмортларны да, портретларны да, сюжет композицияләрен дә яратам. Нинди дә булса яңа нәрсәне сынап карау да ошый. Минем картиналарым лирик һәм гармонияле, алар уңай хисләр тудыра.
– Сезнең карашка, мондый күргәзмәләрнең әһәмияте нәрсәдә?
– Минем өчен мондый күргәзмәләр зур роль уйный. Беренчедән, бу иҗатымның билгеле бер нәтиҗәсе, тормышымда яңа бит. Син үзеңнең уңай һәм тискәре якларыңны үзең күрәсең. Күргәзмәгә килүчеләр белән очрашу да мөһим. Бу рәссамга зур рәхәтлек китерә: кешеләрнең алган тәэсирләрен күрәсең, алар төрле сораулар бирәләр. Иҗади очрашулар җылы мохиттә үтә. Бу очрашулар рәссамга яңа планнар төзергә ярдәм итәләр.
– Бүгенге күргәзмәдән алган тәэсирләрегез нинди?
– Миңа бик ошый. Монда минем шатлыгымны уртаклашырга ачык күңелле кешеләр килгәннәр. Ярдәм итүчеләр булганда бик яхшы. Шул ук вакытта барлык кешеләр дә төрле, төрле социаль катламнардан, бу икеләтә шатлыклы.
– Без сезне котлыйбыз һәм сезгә иҗади уңышлар телибез!
Чара ахырында кунаклар яраткан рәссамнары белән истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев