Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда мунча янган

Янгын Бебель урамында килеп чыккан

Узган атнада шәһәрдә бер янгын теркәлгән. «Чистай-информ» редакциясенә оператив мәгълүматларны Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә тәкъдим иттеләр.

Янгын 1 март кичендә килеп чыккан – Бебель урамында мунча янган.

 

– Янгын сүндерү подразделениеләре килгәндә аерым торган мунчаны ут чолгап алган булган. Янгын нәтиҗәсендә мунча һәм каралты-кура зыян күргән. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, – дип аңлатма бирде күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.

 

Янгын күзәтчелеге бүлегендә хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, ут чыгуның сәбәбе – мич җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу булган.

 

Белгечләр мичнең даими игътибар таләп итүен искә төшерәләр. Аны караучысыз калдырырга, ут кабызу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланырга һәм мичнең артык кызуына юл куярга ярамый. Гади кагыйдәләрне үтәү фаҗигане булдырмаска һәм милекне саклап калырга ярдәм итәчәк.

 

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев