Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда мобилизацияләнгәннең кызы кияүгә чыкты

Кәләшнең әтисе кызын махсус хәрби операция зонасыннан никахлашуы белән котлады

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чистайда 9 пар гаилә корды. Бәхетле өйләнешүчеләр арасында Адилә һәм Руслан Гатауллиннар да бар. Туганнары, якыннары һәм дуслары белән бергә алар Никахлашу сараена керделәр һәм, гадәттәгечә, кияү һәм кәләш бүлмәсенә уздылар. Нәкъ шунда без яшь пар белән аралаша һәм якыннанрак таныша алдык.

Руслан белән Адилә 6 ел элек танышканнар, икесе дә Чистайда туып үскәннәр. Кияү — авыл хуҗалыгы техникумын, ә кәләш Чистай медицина училищесын тәмамлаган. Укуны тәмамлагач, пар Казанга күченгән, хәзер шунда яшиләр һәм эшлиләр. Ә никахларын кече ватаннарында теркәргә карар иткәннәр.

— Гаилә кору турында карар кабул итәр өчен күпме вакыт кирәк? — дип яшьләрдән сорыйм.

— Билгеле бер вакыт юк, мөгаен, һәркемнең үзенчәдер. Кайберәүләр бер ай танышканнан соң ук өйләнешәләр, икенчеләр 2-3 ел үткәч. Безгә исә 6 ел кирәк булды, чөнки танышканда без әле бик яшь идек. Үсеп җиткәч, без аңлы рәвештә сайлау ясадык, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, уртак тел таптык.

Руслан һәм Адилә гаиләдә иң мөһиме — бер-береңне тыңлый, аңлый, кирәк булганда юл куя белү дип саныйлар. Сөйгән ярыңны ишетә, бер-берең белән сөйләшә белергә һәм, әлбәттә, бер-береңә ышанырга кирәк.

— Гаиләбезне киләчәктә бәхетле һәм күркәм итеп күрәбез, — дип бертавыштан диләр яшьләр.

Тормышларының иң мөһим, тантаналы, истәлекле көнендә, кияү һәм кәләш янында, әлбәттә, аларның якыннары булды. Руслан һәм Адилә мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм һәртөрле ярдәм күрсәткәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәт белдерделәр.

— Бу көнне минем янәшәмдә әнием генә, әтием безнең туйга килә алмады, чөнки ул махсус хәрби операция уздыру зонасында. Ләкин никахлашу тантанасында ул барыбер булачак: әтием аны видеоэлемтә аша караячак, — ди кәләш.

Без сөйләшкән арада Адиләгә әтисе шалтыратты, кәләшнең күзләре бәхеттән яшьләнде. Әтисе чын күңелдән кызы өчен сөенде, яшь парны шатлыклы көннәре белән котлады.
Һәм, ниһаять, дулкынландыргыч мизгел килеп җитте: Мендельсон маршына кияү белән кәләш тантаналар залына керделәр. Яшьләр артыннан якыннары, туганнары һәм бәйрәм кунаклары үттеләр.

Тантана узды! Яңа өйләнешкәннәр кул куйдылар, балдаклар бирештеләр. Бу минутлар аларның хәтерендә гомергә сакланачак. Хәзер Руслан һәм Адилә рәсми рәвештә ир белән хатын, яңа Гатауллиннар гаиләсе туды!

Яшьләрне котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов та килде.

— Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне гаилә тормышы башлавыгыз белән котлыйм! Гаиләгез нык һәм бәхетле булсын. Бер-берегезне һәм әти-әниләрегезне хөрмәт итегез. Сезгә мәхәббәт һәм иминлек телим! — диде Илдар Фаил улы.

Яңа өйләнешкән пар тормышларындагы мөһим вакыйга белән котларга килгән һәркемнән котлаулар, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр кабул итте. Истәлеккә фотога төшкәннән соң, яңа парны алкышлап һәм гөлчәчәк таҗлары сибеп, Никахлашу сарае капкасына кадәр озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев