Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр

Район башлыгы каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы булды

Муниципалитетта район башлыгы каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы узды. Аны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды. Киңәшмәдә катнашучылар дүрт мәсьәлә буенча фикер алыштылар, шуларның берсе район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туган телләрдә укытуны оештыруга кагылышлы иде. Бу темага доклад белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары — мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, күпмилләтле Чистай районында мәгариф системасын үстерүнең мөһим үзенчәлеге булып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүне үз эченә алган бербөтен милли мәгариф системасын төзү буенча максатчан эш тора.
Барлык белем бирү оешмаларында милли мәгариф программасын гамәлгә ашыру өчен матди-техник, укыту-методик һәм мәгълүмати шартлар тудырылган.
— Районда татар телендә тәрбияләнүче 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларга татар милләтеннән булган 135 бала йөри. 15 балалар бакчасында татар телендә белем бирүче 25 төркем эшли, аларга 383 бала йөри. Татар телендә белем бирүче 8 милли мәктәп, рус телендә белем бирүче — 20, чуваш телендә белем бирүче этномәдәни компонентлы 1 мәктәп эшли, — дип сөйләде Ольга Вадимовна.
Ул ассызыклаганча, бу уку елында 2нче гимназиядә һәм 5нче мәктәптә татар сыйныфлары, шулай ук 2нче лицейда, Каргалы гимназиясендә һәм 6нчы мәктәптә туган (татар) телендә тәрбияләнүче сыйныфлар ачылды.
Район буенча татар телендә белем бирү 44 процент тәшкил итә. Ольга Купцова сүзләренә караганда, муниципаль районның мәгариф оешмаларында туган телләрдә белем бирүне оештыру уңай динамикага һәм киләчәктә тотрыклы үсеш перспективасына ия.
Тимирясов исемендәге КИУ филиалында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эш турында директор Динара Җәләлова сөйләде. Ул бу юнәлештә уздырылган чаралар һәм планлаштырылган эшләр турында мәгълүмат бирде. Динара Наил кызы үз чыгышында яшь буын арасында милләтара һәм динара татулыкны ныгыту буенча агарту эшен мөмкин кадәр активрак, шул исәптән белгечләрне җәлеп итеп башкарырга кирәклегенә басым ясады.
Халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын ныгыту, теләсә кайсы милләтнең гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру — авыл мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе. Бу хакта үз докладында Чистай районының мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжова сөйләде.
— Практика авыл мәдәният учреждениеләренең милли мәдәниятне өйрәнү һәм саклау үзәкләре булуын күрсәтә, — дип ассызыклады Ольга Владимировна. — Районда үзешчән халык иҗатының: рус, татар, чуваш, керәшен, катнаш составлы коллективлардан торган 160 клуб берләшмәсе эшли.
Ольга Рыжова сүзләренә караганда, авыл мәдәният учреждениеләренә төрле милләт һәм дин кешеләре йөри. Клублар алар өчен аралашу мәйданчыкларына әверелә, анда иҗат эшчәнлегендә мәдәниятара һәм милләтара багланышлар бара.
Утырышта шулай ук Мөслим авыл җирлегендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр. Бу темага докладны җирлек башлыгы Ландыш Хәбибуллина әзерләде.
Авыл җирлеге составына Мөслим, Бахта һәм Янга-Урал торак пунктлары керә, аларда барлыгы 700ләп кеше яши.
— Төрле милләт кешеләренең — татар, керәшен, рус, үзбәк, таҗикларның тату яшәве безнең халык өчен иң зур кыйммәт, — диде Ландыш Зариф кызы.
Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга җирлек территориясендә эшләүче мәдәният учреждениеләре, мәгариф оешмалары коллективлары, руханилар зур өлеш кертә.
Совет утырышын тәмамлап, Михаил Ксенофонтов районда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча алып барылган эшне уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев