Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы узды

Чистай муниципаль районы башлыгы каршында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Советның чираттагы утырышы узды. Аны Дмитрий Иванов алып барды.

Утырышның көн тәртибе дүрт пункттан торды. Шуларның беренчесе Чистай районы мәгариф оешмаларында туган телләрдә укытуны оештыруга кагылды. Бу темага доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, районда тел өлкәсендә шәхеснең конституцион хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар үтәлә, укучыларны туган телләрендә укыту һәм тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Ике дәүләт теленең конституцион статусына максатчан рәвештә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә.

— Районның балалар бакчаларында туган татар телендә белем һәм тәрбия бирү 50,2 процент тәшкил итә. Бер авылда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе чуваш телендә тәрбия һәм укыту белән шөгыльләнә, анда 8 бала йөри. Шәһәрдә һәм районда туган татар телендә укыту белән 8 милли мәктәп, рус телендә укыту белән — 20, чуваш телендә, этномәдәни компонент ярдәмендә укыту белән 1 милли мәктәп эшли, — дип сөйләде Ирина Александровна.

Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, Чистай районы мәгариф оешмаларында туган телләрдә укытуны оештыру уңай динамикага һәм киләчәктә тотрыклы үсеш перспективасына ия.
Чистайда мөселман яшьләре берлеге эше турында әлеге коммерцияви булмаган оешма җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов сөйләде. Ул үткәрелә торган чаралар һәм грант конкурсларында катнашу нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Мөселман яшьләре берлеге 2014 елда төзелгән һәм Чистай мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге булып тора.

— Безнең оешма эшенең максаты — мөселман яшьләренең җәмгыятькә яраклашу һәм җайлашу, тулы, профессиональ үсү өчен шартлар тудыру, яшьләрне ватанпәрвәрлек, югары әхлаклылык һәм сәламәт яшәү рәвеше рухында тәрбияләү һәм башка бик күп нәрсәләр, — диде Рәмис Шәрәфетдинов.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, берлек эшенең зур юнәлешләренең берсе булып мәчет каршында лагерьлар оештыру тора. Быел аларда 250ләп бала ял иткән.
Чуваш милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Петр Плотников хәбәр итте. Ул Чистай районында 2054 чуваш яшәвен, шуларның 485е Түбән Кондрата авылында гомер итүен билгеләп үтте.

— Авылда дәвамчыллык саклана: мәктәпкәчә белем бирү, мәктәп, Мәдәният йорты, авыл музее. Алар барысы да тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр, туган тел традицияләрен саклыйлар һәм арттыралар, — дип ассызыклады Петр Валентинович.

Татар Баганалысы авыл җирлегендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында башлык Рәфис Җаббаров сөйләде. Ул авыл җирлегендә мигрантлар белән дә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча даими эш алып барылуын хәбәр итте.

— Мониторинг нәтиҗәләре буенча, торак пункт территориясендә милли нигездә бәрелешүләргә китерергә мөмкин булган көнкүреш конфликтлары теркәлмәде, — диде Рәфис Ринат улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев