Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда мебель фабрикасы микрорайонында күперне реконструкцияләү кайчан төгәлләнә

Төзекләндерү графиктан алда бара

Мебель фабрикасы микрорайонында күперне реконструкцияләүне графиктан алда – бу елның азагында төгәлләргә планлаштыралар

 

Мебель фабрикасы микрорайонында Ржавец елгасы аша күперне капиталь ремонтлау бар көченә бара. 78 метрга сузылган корылмаларны яңарту «Тормыш өчен инфраструктура»  милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

Бүген биредә төзекләндерү эшләре җәелдерелгән. Күперне яңарту аралыктагы терәкләрне, ригельләрне, балкаларны ремонтлауны, яңа плитәләр һәм ныклы күпер полотносын куюны, субүлгеч системасын оештыруны, конусларны беркетүне һәм шундагы территорияне тәртипкә китерүне үз эченә ала.

 

Муниципалитетта билгеләп үтү­ләренчә, контракт буенча барлык төзү-монтаж эшләрен төгәлләү 2027 елга билгеләнгән, әмма бел­гечләр графиктан алда эшлиләр һәм объектны бу елның азагына эксплуатациягә тапшырырга планлаштыралар.

 

Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов әлеге эшләрнең мөһимлеген ассызыклады:

 

–Күперләрне нормаль хәлгә китерү – милли проектның төп бурычларының берсе. Моңардан турыдан-туры өзлексез хәрәкәт, автомобильчеләр һәм җәяүлеләрнең иминлеге, шулай ук халыкка шәһәрнең социаль объектларына бару мөмкинлеге дә тора.

 

Исегезгә төшерәбез, ремонт вакытында транспорт хәрәкәте әйләнгеч маршрут буенча оештырылды. Машина йөртүчеләрнең сак булуларын, юл билгеләре таләпләрен төгәл үтәүләрен һәм юлга чыгуларын алдан ук планлаштыруларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев