Чистайда махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзләренә ышанырга һәм эшкә урнашырга ярдәм итәләр
...
Махсус хәрби операциядән яраланып, аяк-куллары ампутацияләнеп кайтучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе шунда ук хәл ителми. Сугыштагы егетләрнең көндәлек тормышка, гражданлык учреждениеләрендәге эшләргә кайтулары аларның физик мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, тиз генә килеп чыкмый. Чистай районы буенча «Россия эшләре» кадрлар үзәге андый кешеләр, шулай ук сугышучы һәм һәлак булган солдатларның әгъзалары белән максатчан эшләр алып бара.
Бер ел элек кадрлар үзәгендә «Үзебезнекеләр өчен эш» клубы оештырылды. Анда тормыш яклавын табарга, тәҗрибә уртаклашырга, ниндидер яңа нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Үзәк директоры Лилия Тәбрис кызы Гафурова бу хакта түбәндә сөйли.
– Безнең беренче очрашу психологик яктан булды, «Статус» үзәгеннән Ольга Анатольевна Фоминаны чакырдык. Үткән очрашуда һәлак булучыларның әниләре генә булды. Без нейрографика белән шөгыльләндек. Бу психологик киеренкелекне бетерү яисә киметү өчен гамәлдәге практика. Бер гаиләдәге кебек җылы гына очраштык, таныштык, чәй эчтек. Ул вакыттан бирле ихлас, практик, аңлата торган, ярдәм кулы сузучы очрашулар аз булмады.
– Без үзәк район дәваханәсеннән психологларны һәм Әфган сугышыннан ветераннарны чакырдык. Сугышчыларның хатыннары белән эшлибез, фронтта барлыкка килергә мөмкин булган үз-үзеңне тоту реакцияләре турында сөйләшәбез. Хәзер кайбер хатын-кызлар В категориясенә йөртү буенча өйрәнүләр узалар. Болар махсус хәрби операциядә катнашучыларның тол хатыннары һәм әниләре, аларның иң өлкәненә 70 яшь! – дип сөйли Лилия Тәбрис кызы.
2026 елның гыйнварыннан клубка муниципалитет та кушылды. Болар – башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Евгений Валерьевич Никитин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова. Шулай ук «Ватан сакчылары» клубы эшендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклау дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Альбина Рамил кызы Сираева да актив катнаша.
Лилия Гафурова ачыклык кертә:
– Без махсус хәрби операциядә катнашучыларны чакырып түгәрәк өстәлләр үткәрәбез. Аларда эшкә урнашу, укыту, башка җиргә күчү, баланы мәктәпкә урнаштыру буенча ярдәм дә каралган. Комиссиянең тулы составы 17 кешедән тора. Болар «Ватан сакчылары» фонды, социаль фонд, үзәк район дәваханәсенең баш табибы, төзелеш, мәгариф идарәсе, психологлар һәм сораулар килеп чыккан башка юнәлешләр дә... Барыбыз да тырышабыз. Кайвакыт комиссия өчәр сәгать киңәшә. Барысын да тыңлый.
Лилия Тәбрис кызы шулай ук проблемалар турында турыдан- туры сөйләшүләрнең уникаль икәнен билгеләп үтә.
– Мин башка муниципалитетларда мондый эш барганын белмим, – ди ул.
– Бу эшчәнлекнең төп максаты – ярдәм итү. Шулай ук кызыксындыру, үзеңә һәм тормышка ышану уяту.
–Бәхеткә, фронтка ир-егетләребезне озаткан предприятиеләр фронттан кайтучыларны язңадан үзләренә эшкә алдылар. Безнең куркыныч зонабыз – эшсез калучылар. Инвалидлар, хөкем ителүчеләр. Без вариантлар сайлыйбыз, аларга уку белән ярдәм итәбез, шулай ук кайбер предприятиеләрдән аларны эшкә алуларын үтенәбез. Эшкә урнашканнан соң элемтәдә торабыз, күзәтәбез, –ди Лилия Гафурова.
Шундый утырышларның берсендә фронттан кайткан өч ир-ат катнашкан. Һәрберсенең үз тарихы бар.
Ильяга утыз алты яшь, ул мобилизацияләнгән була, штормнарда каты яралана, госпитальләрдә ята. 1231 полк шул вакыт эчендә яңадан формалаша, Ильяның документлары югала. Шулай килеп чыга ки, ул 1439 Иркутсктагы полктан эштән китә.
– Хәзер миңа документларны тәкъдим итәргә кирәк, ә мине үзем азат ителгән частька «үз частеңа бар» дип документлар артыннан җибәрәләр, ә ул часть хәзер юк бит инде. Миңа ул документларны кайдан эзләргә?.. – дип аптырый Илья.
Моңардан тыш ул фронтта күзенә алган ярадан дәваланган, ә документта « производствода бәхетсез очрак» дип язганнар. Илья хәзер «кәгазьләр» җыю процессын чишеп булмас дип курка. Ул эшләргә әзер, хәтта производствода эшләүдән дә баш тартмый, әмма аяклары белән проблемалар бар.
– Мин кая да эшләргә әзер, әмма утырып эшли торган эш булсын, чабып йөреп булмый. Мин токарь булып эшләдем, әмма хәзер станок янында озак басып тора алмыйм. В һәм С категроияләренә машина йөртү таныклыгым бар, машинам да бар, әмма анда да йөри алмыйм.
Мәшгульлек үзәгендә үзе теләгән эш хакында сораштылар һәм эшкә урнаштыруда кирәкле вариантны табуда ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Русланга документлар җыюда җиңелрәк. Шуңамы аңарда оптимизм күбрәк сизелә. Моңардан тыш ул Ильядан ун яшькә яшьрәк. Котрактник, разведкада хезмәт иткән, фронтта кулын югалткан, әле ул протезгә ияләшмәгән. Һөнәре буенча эретеп ябыштыручы. Әлегә эшләми, өй эшләре белән мәшгуль һәм кече туганнары турында кайгырта. Чистайда бик каласы килми. Сугышка кадәр Түбән Камада «Танеко»да эшләгән, аңа анда күбрәк ошый. Экология анда, билгеле, начаррак, әмма зур заводлар бар. Фатирларга бәяләр бер үк төсле. Аның бер идеясе бар, аны Чистайда тормышка ашырасы килә. Аның хоккей уйнау өчен мәйданчык булдырасы килә.
– Бездә һәвәскәр хоккейчыларга уйнар өчен мәйданчыклар юк. Стадион һәм Боз сарае спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр өчен генә, – дип кайгыра Руслан.
– Шул ук вакытта ул үзмәшгульлеккә акча алырга теләми (кадрлар үзәге сугыштан кайтучыларга үз эшеңне ачарга 250 мең сум акча бирә). Алырсың да, керемнәреңне күрсәтә алмасаң? Мәсәлән, эретеп ябыштыру аппараты алганда ай саен ел дәвамында 18 меңнән дә ким булмаган керемеңне күрсәтеп барырга кирәк.
Азат Русланның яшьтәше. Шулай ук сугыштан кулсыз кайткан. Ә ул, киресенчә, безнең шәһәр кызына өйләнеп, Буадан Чистайга күчеп килгән. Өч бала тәрбияли. Элек «Газель» йөрткән, хәзер дә машина йөртүен дәвам итә (автомат). Рульдә йөрү аңа ошый, үзенә җайлырак эш эзли, әмма такси кирәкми. Шулай ук аның да хезмәт чорында оештыру эшләренең буталчыклыгы белән очрашырга туры килгән. Әмма тыныч вакытта алай булырга тиеш түгел.
Комиссия утырышы вакытында балалар белән эшләүче ир-егетләр кирәклеге сизелде. Мәсәлән, Русланга «Ватан»да остаз булып эшләргә яисә балалар йортында эшләргә, югары белем алырга тәкъдим итәләр. Шулай ук үзмәшгульлекнең башка вариантлары турында да сөйләделәр: колбаса цехы, ипи пешерү урыннары ачарга мөмкин. Шулай ук биналарны җыештыру урыннары белән шөгыльләнергә (клининг), куяннар үрчетергә, башка категория машина йөртү таныклыгына укырга мөмкин.
Галина Юрьевна Задворнова фронттан кайтучы шундый егетләр арта баруын, аларның муниципалитет өчен кирәкле булулары турында сөйләде:
– Вакансияләр булмаса да – булдырырбыз. Нәрсә белән файдалы булуыбызны аңларга гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев