Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда махсус хәрби операциядә катнашучылар балаларының җәйге ялын оештыруга аерым игътибар бирелә

Июнь аенда махсус хәрби операциядә катнашучыларның 100гә якын баласы җәйге лагерьларда ял итте

Җәй — күпләрнең, ә балаларның бигрәк тә, елның иң яраткан вакыты. Иң озын каникуллар вакытында берәүләр әби-бабайда кунакта булсалар, икенчеләре исә вакытларын өйдә үткәрәләр, ә кайберәүләр җәйге лагерьларда ял итәләр. Бәхеткә, сайлау мөмкинлеге бар. Безнең районда гына да шәһәр читендә 3 стационар сәламәтләндерү лагере: «Яшьтәш», «Кояшкай», «Раздолье» һәм «Яшь армияче» палаткалы лагерь эшли. Шулай ук ел саен июнь аенда мәктәп яны лагерьлары эшли.
— Чистай районында җәйге чорда балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, — дип сөйли яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Дамир Хәсәнов. — Бу җәйдә лагерьларда 2795 бала ял итәр дип көтелә, шуларның 740ы — стационар лагерьларда. Кызыл Яр авылында урнашкан «Яшь армияче» палаткалы лагеренда 800 бала ял итәчәк.
Мәктәп яны лагерьларына килгәндә, быел алар шәһәрдә һәм районда — 24. Мәктәп яны лагерьларында барлыгы 1280 бала ял итте. Шулай ук июнь аенда хезмәт лагерьлары эшләде, аларга 150 бала йөрде.
— Ял итүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары бармы?
— Әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балаларның ялын оештыру иң мөһим һәм өстенлекле бурычларның берсе. Без бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә тырышабыз. Мәсәлән, июнь башыннан бүгенге көнгә кадәр лагерьларда әтиләре ил мәнфәгатьләрен фронтта яклаган 97 бала ял итте, шуларның 69ы — мәктәп яны лагерьларында, 28е — шәһәр читендәге лагерьларда.
Хәзерге вакытта «Кояшкай» лагеренда ял итүче 80 баланың 11е-махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары. Анда «Алдынгылар хәрәкәте» сменасы эшли. «Яшьтәш»тә хәзер «Авангард» гражданлык-патриотик смена бара, анда 90 малай һәм кыз ял итә, шуларның 16сы — махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.
«Раздолье» сәламәтләндерү лагере хәзерге вакытта эшләп килүче «Новаторлар маҗарасы» социаль-педагогик сменада үз ишекләрен 82 балага ачты, бер бала махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев