Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда махсус хәрби операциядә катнашучылар аллеясында табыну тәресе куйдылар

Православиеле Серафим зираты территориясендә урнашкан махсус хәрби операциядә катнашучылар аллеясында табыну тәресен ачу һәм изгеләндерү булды

Бу христиан динендә үлгән­нәрне искә алу символы билгесе генә түгел, ә Ватанны яклап һәлак булган сугышчыларга ихлас хөрмәт билгесе дә булды.

Тантанага һәлак булган сугышчыларның туганнары, җәмәгатьчелек вәкилләре, сугышчан дуслары, шулай ук батырларның язмышларына битараф булмаган җирле халык та җыелды. Моңсу, сагышлы чара булса да, ул шул ук вакытта якты да иде: кешеләр чәчәкләр китерделәр һәм тын гына дога кылдылар.

 

Биредә катнашучыларга сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов чыкты. Ул Ватан сагында торучыларның һәрберсе турында якты истәлекне сакларга кирәклегенә басым ясады һәм әлеге истәлек урыны булдыруда өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

 

–Мин егетләребезнең исем­нәрен мәңгеләштерүдә эш­ләнәсе эшләрнең бик азы гына әле бу дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тизрәк сугыш туктасын иде. Без Ватаныбыз сагында башларын салган барлык  егетләребезнең исемнәре уеп язылган зур, лаек­лы обелиск куячакбыз, – диде Дмитрий Алексеевич.

 

Аннан соң Дмитрий Иванов, Чистай һәм Түбән Кама владыкасы Пахомий эшмәкәрләргә тәре куюда ярдәм иткәннәре өчен истәлекле адреслар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Нәкъ менә аларның битараф булмаулары һәм ярдәме әлеге рухи символны булдырырга мөмкинлек бирде.

 

Әлеге табыну тәресе кую идеясенең авторы Игорь Тимофеенко – һәлак булган сугышчы Сергей Тимофеенконың әтисе. Ул барлык әзерлек эшләрендә турыдын-туры катнашкан муниципалитет вәкилләре, архитектор һәм башка һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре белән аралашкан.

 

– Мин район башлыгы Дмит­рий Ивановка әлеге тәрене урнаштырырга тәкъдим иттем, ул ризалык бирде. Нык ярдәм итте, шулай ук әлеге идеягә шәһәр башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Илдар Рәхимов актив кушылды, матди яктан, шулай ук эш белән шәһәр эшмәкәрләре ярдәм иттеләр, – дип сөйләде Игорь Васильевич. – Барыгызга да зур рәхмәт! Аеруча безнең башлыгыбыз Дмитрий Ивановка зур рәхмәт: ул кешелелекнең чын үрнәген күрсәтте: әлеге фаҗига кагылган һәркемгә олы хөрмәт һәм сизгерлек белән карады, «Дан аллеясе», табыну тәресе куюда ярдәм итте. Һәр этапта ул безнең янәшәдә булды.

 

–Тантана ахырында епис­коп Пахомий Табыну тәресен изгеләндерде һәм һәлак булган сугышчыларның рухына дога кылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев