Чистайда махсус хәрби операциядә катнашучы Артур Фәсхетдинов истәлегенә мемориаль такта ачтылар
Мемориаль тактаны сугышчы яшәгән йортка урнаштырдылар
Чистайда махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыны искә алдылар. «Турок» позывнойлы Артур Фәсхетдинов яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылды.
Әлеге тантанада Артур Фәсхетдиновның хатыны Татьяна Евгеньевна, аның сугышчан иптәшләре, Луч поселогы җирлеге башлыгы, махсус хәрби операция волонтеры Ришат Мәгъсумов, Чистайда «Содружество пограничников РТ» РОО рәисе Евгений Афанасьев. Император Православие Палестина җәмгыяте әгъзасы, Чувашия һәм Палестина халыклары арасында җәмгыять мәдәнияте комитеты рәисе урынбасары Максим Нелюбин (Лермонтов), «Хәрби хезмәт инвалидлары» ТРОО идарәсе әгъзасы Александр Морозов, сыйныфташлары, сугышчының дуслары һәм якыннары катнашты. Катнашучыларның һәрберсе Артур турында истәлеге белән уртаклашты.
Әлеге чарада шулай ук «Ватан сакчылары» иҗтимагый оешмалары Ассоциациясе җитәкчелеге исеменнән аның хатынына, туганнарына, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады.
Истәлек тактасын «Безнең заман» предприятиесе коллективы ярдәме белән ясадылар һәм урнаштырдылар. Предприятие җитәкчесенә һәм аның хезмәттәшләренә әлеге мөһим эштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев