Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Мария Цыганова күргәзмәсендә 30дан артык картина тәкъдим ителде

...

Чистай музей-күргәзмә комплексында «Сиңа йөрәгемне калдырам» дип аталган сәнгать эшләрен тәкъдим итү булды. Аны Чис­тайда яшәп иҗат итүче рәссам, шагыйрә Мария Цыганова үткәрде. Күргәзмәдә 30дан артык картина тәкъдим ителде.

Әлеге чарада музей-күргәзмә комплексы мөдире На­талья Егорова сәламләү сүзе белән чыкты.

— Мин үзебезнең музеебызда беренче күргәзмәдә Мария Михайловнаның картиналарын күрүемә бик шат. Ул аларны әлеге иҗат эшләре, аларның язылу тарихы белән кызыксынган чистайлылар өчен оештырды. Барлык картиналар да ихласлык, күңел җылысы белән сугарылган, минем уйлавымча, аларга һәрберегез уңай бәя бирер һәм Мария Михайловна иҗатын хуплар, — диде Наталья Петровна.

Чистай музей-тыюлыгы исеменнән ул Мария Цыгановага сәламәтлек, иҗади уңышлар, тормыш энергиясе теләде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Көргәзмәдә рәссам 30дан артык картинасын тәкъдим итте. Җәйге кояш баюлар, кышкы урманнар, диңгез күренешләре, кыр чәчәкләре, натюрмортлар — болар барысы да төрле эшләр, әмма һәрбересенең үзенчәлеге бар.

Мария Михайловна үзенең эшләрендә гуашь куллануы турында сөйләде. Ул бу төрдәге буяуны иң яхшысы дип саный. 9 төсне бергә кушкач, күп кенә башка төсмерләр килеп чыга.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналарның берсе — «Чис­тай култыгы». Шушы эше белән рәссам «Ветераннар — Татарстан Республикасының милли мәдәниятен һәм халык гореф-гадәтләрен саклаучылар» рес­публика конкурсында җиңүче булды.

Аннары картина «Әкият» курчак театры һәм Казан Кремле экспозицияләрендә күрсәтелә. Аның үзенчәлеге шунда: ул монохромлы, бер буяу базасында ясалган.
Күргәзмәдә рәссамның видеога илһамланып иҗат иткән картинасы да бар. «Елгада кояш чыгу» картинасын Мария Михайловна хәтере буенча ясаган. Әлеге эш якты тормыш һәм энергия белән сугарылган.

Рәссам өчен иң кадерле җирләрнең берсе Мебель фаб­рикасы микрорайонындагы калкулык, чөнки ул шунда үскән! Бер киндердә туган як табигате сурәтләнгән.
Алдагы картина — «Аучылык. Кыш». Әлеге әсәрне иҗат итүгә аны кышкы иртә рухландырган.

— Өске өлешен ясагач, озак вакыт аскы өлешенә алына алмадым. Башта урман күренешен генә калдырырга теләдем, аннары ат, чанада кеше һәм янәшәдә йөгерүче эт рәсеме ясарга булдым. Шулай итеп кызыклы композиция килеп чыкты, — дип сөйли рәссам.

Картиналар турында сөйләп, Мария Цыганова киләчәккә планнары белән дә бүлеште.

— Күптән түгел мин шигырь­ләремне карый башладым һәм балалар шигырьләренә игътибар иттем. Балалар шигырь­ләренә иллюстрацияләр кирәк дигән фикергә килдем. Мин әсәрләремдә ниләр язылганны беләм, рәсем дә ясый алам, шуңа күрә мөстәкыйль рәвештә картинкалар ясарга телим, — дип билгеләп үтте ул. — Моның өчен миңа акварельны үзләштерергә кирәк, озакламый шуның белән шөгыльләнә башлаячакмын.

Катнашучылар күргәзмә­дән канәгать калдылар. Залда иҗат кешеләре дә бар иде. Алар рәссамның иҗатына югары бәя бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.
Мария Михайловна бик тыйнак кеше, үзе турында аз сөйли. Әмма ул бик талантлы! Кешеләргә матурлык һәм җылылык китерүче шундый кешеләр булу — зур бәхет. Мария Михайловна, без сезнең безнең белән булуыгызга бик шатбыз. Һәрвакыт шундый яшь күңелле булып калыгыз, чөнки иҗат кешеләренең яше юк аларның. Алар белән талант идарә итә, — диде Чистай шагыйрәсе Наталья Курнавенкова. — Сезгә уңышлар, зур җиңүләр телим, иҗат чишмәгез саекмасын!

Белешмә

Мария Михайловна Цыганова Чистай шәһәрендә туган. Казан химия- технология институтында югары белем алган, инженер-химик белгечлеге үзләштергән. Гомере буе сәгать заводында эшләгән.

Аның берничә хоббие бар. Ул сынлы сәнгать белән мавыга, шигырьләр яза, шашкада профессиональләрчә уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев