Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда мәктәп укучылары өчен Интернет челтәрендә иминлек дәресе узды

Өченче гимназия укучылары социаль челтәрләрдән имин файдалану кагыйдәләре һәм шәхси мәгълүматлар таралудан ничек сакланырга икәнлеге турында белделәр

Хәзерге вакытта шәһәрдә мәгълүмати куркынычсызлык айлыгы үткәрелә. Айлык кысаларында һәм киберкуркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру өчен барлык белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре һәм ата-аналар җыелышлары уза.
Шундый дәресләрнең берсе — «Санлы грамоталылык: Интернет челтәрендә иминлек ачкычы» өченче гимназиянең бишенче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучыларга кунакка мәгариф идарәсе методисты Анна Славнина килде.
Рус теле укытучысы һәм 5А сыйныфы җитәкчесе Наталья Сабитова дәресне кызыклы форматта үткәрде. Ул балаларга дәрес барышында тутырырга тиешле махсус кәгазьләр таратты. Наталья Николаевна шулай ук Интернетта куркынычсызлык темасына интерактив уеннар әзерләде һәм өйрәтә торган мультфильм күрсәтте.
Дәрескә шундый кызыклы якын килү ярдәмендә укучылар эш процессына актив кушылдылар. Алар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
— Әлбәттә, Интернетта файдалы мәгълүмат күп, әмма һәрвакыт сак һәм игътибарлы булырга кирәк, бер кеше дә мошенниклардан иминиятләштерелмәгән бит. Әгәр нинди дә булса хәл килеп чыкса, сез, беренче чиратта, бу хакта әти-әниегезгә сөйләргә тиеш, — дип аңлатты укучыларга педагог. — Моннан тыш, мәгълүмат таралмасын өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Мәсәлән, шәхси мәгълүмат саклана торган телефонда һәм башка җайланмаларда ышанычлы парольләр кулланырга, электрон почтага килгән шикле сылтамаларны, шул исәптән спам-хәбәрләрне ачмаска, банк карталары мәгълүматларын тапшырмаска һәм социаль челтәрләрдәге битләрдә шәхси мәгълүматны күрсәтмәскә.
Дәрес азагында укучылар Интернет челтәрендә үзләренең иминлек символын ясадылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев